Хезмәткә - 100 ел

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

 

Район архивы «Заря» һәм «Таң» газеталары редакциясе белән берлектә “Гаиләм елъязмасы” конкурсын игълан итә. Конкурста катнашырга барлык яшьтәге мәктәп укучылары чакырыла.
Конкурста катнашу өчен газетаның электрон почтасына үзегезнең нәсел шәҗәрәгезне тасвирлап, иҗат эшегезне, шәҗәрә агачын, аның рәсемен җибәрергә кирәк. Хатта үзегезнең фамилиягезне, исемегезне, әтиегезнең исемен һәм телефоныгызны күрсәтү зарур. Шулай ук турыдан-туры район газетасы редакциясенә (Алексеевск штб, Совет мәйданы, 6 нчы йорт) дә китерергә мөмкин. Ә электрон адресыбыз: zariaalex@yandex.ru.
Конкурста җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнәчәк, ә аларның эшләре газетабыз битләрендә басылачак. Эшләр 30 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International