Бер өем кичә генә балалар бакчасыннан киткән балалар белем йорты ишекләренә ургылып килеп керәләр. Анда аларны кем каршы ала соң? Сизгер, аңлаучан, кырыс беренче укытучы. Мең төрле сораулар бирүче балаларның мәнфәгатьләрен ничек канәгатьләндерергә, аларның әлеге дөньяны аңларга омтылышларын ничек беркетергә, ничек итеп аларның дуслары булырга, үз белемеңне аларга ничек тапшырырга? Бу сорауларның барысына да район үзәгенең 1 нче мәктәбе педагогы Галина Николаевна Павлова җавап бирә. Октябрьдә ул үзенең юбилеен билгеләп үтте.
Галина Николаевна Павлова 1 нче Алексеевск урта мәктәбендә берничә ел гына эшли. Моңа кадәр ул авыл мәктәбендә укыта. Эшкә чиксез мәхәббәте, һәр укучысы тормышында катнашуы белән ул балаларның йөрәген, ә укытучыларның абруен яулап алды. Галина Николаевна, авырлыкларны җиңә барып, шәхси вакытын кызганып тормыйча, бөтен белемен, күңел җылысын, кайгыртуын һәм мәхәббәтен балаларга бирә. Үз укучысының һәр гамәленә педагог бик грамоталы һәм әдәпле җавап кайтара.
Галина Николаевнаның тәҗрибәсе һәм квалификациясе аңа мәктәп коллективы тормышына битараф калырга мөмкинлек бирми. Шуңа күрә Галина Павлова башлангыч сыйныфлар укытучыларының мәктәп методик берләшмәсенә җитәкчелек итә, анда хезмәттәшләре белән эш тәҗрибәсен уртаклаша: ачык дәресләр һәм осталык дәресләре бирә.
Профессионал буларак, без Галина Николаевнаны югары бәялибез һәм юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәтлек һәм иминлек телибез – хезмәттәшләре исеменнән 1 нче мәктәп директоры Елена Петровна Белова.