Балалар сәнгать мәктәбендә ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы вакытында Людмила Королева ра йоныбызда комсомол оешмасының тарихы һәм үсееш турында доклад укыды. Людмила Михайловна В.И.Абрамов исемендәге туган як музее һәм архив хезмәткәрләре белән үзара бәйләнештә торып, әлеге теманы өйрәнү буенча зур эш үткәрде. Әлеге докладның фрагментларын бастырабыз, алар XX гасырның беренеч яртысы вакыйгаларын яктырталар.
Районыбыз комсомол оешмасының тарихы илебезнең гоммумии тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән. 1919 елда гражданнар сугышы вакытынла бездә беренче комсомол ячейкасы барлыкка килә. Аңа Михаил Павелкин, Михаил Сидоров һәм Николай Вавилов нигез сала. Ул чакта, 1919 елның язында комсомол комсомолларны беренче Бөтенроссия мобилизацияләү үткәрә. Авылдашларыбыз Павелкин белән Сидоров та үзләре теләп фронтка китәләр, алар гомерләрен Кызыл Армия белән бәйлиләр, анда үзләренә карьера ясыйлар. Бөек Ватан сугышы елларында генерал Михаил Павелкин танк корпусына, ә генерал Михаил Сидоров авиаңия бреләшмәләренә командалык итәләр
1920 елда комсомолга якташларыбыз Сабурин, Рябинин, Шеланов, Аблизов, Богомолов һ.б.лар керә. Улчакта ячейкада 12 кеше исәпләнә. Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң авылны революцион үзгәртеп коруда яшьләр шактый зур роль уйный. 30 нче еллар башында комсомол оешмасы эшендә Глеб Евгеньевич Забелин, Антонина Александровна Забелина, Полина Михайловна Шилова катнаша, алар грамотасызлыкны бетерү буенча шактый көч куялар. Яшь комсомоллар тракторчыларның беренче отрядларын төзеделәр. Тарих аларның исемнәрен генә саклап калган: Батраков, Бакимов, Беликов, Дегтярев, Базин, Кислов, Садовников, Булавкин, Шеланов. Алар арасында кызлар – Екатерина Дворецкая белән Екатерина Корчагина да була.
Аннары беренче бишьеллыклар төзелешләре була. Комсомол беренче хезмәт десантын тайгага, Амур елгасының кыргый яр буена төшерә. Амурдагы Комсомольск шәһәре төзүдә Юеш Көрнәледән якташыбыз Абуталипов турыдан-туры катнаша.