Финиш сызыгында

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

 
Район хуҗалыклары туңга сөрүне һәм  югары маржиналь культуралар урып-җыюны төгәлләп киләләр.

1 ноябрьдә 58300 гектар сөрү җире эшкәртелде. Шулай ук бөртеккә кукуруз һәм көнбагыш җыеп суктыру тәмамланып килә. 1 ноябрьгә 10700 тонна көнбагыш һәм 5500 тонна кукуруз суктырып алынды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин сүзләренә караганда, әгәр әлеге темпны саклап калсак, якын арада авыл хуҗалыгы берләшмәләре урып-җыю эшләрен төгәлләячәкләр.
Терлекчеләр дә җитештерү темпларын киметмиләр. 1 ноябрьгә район хуҗалыклары тәүлегенә 84 тонна сөт савып алдылар. Бер сыерның уртача савымы 12 килограммга якын тәшкил итә. Бер шартлы терлеккә сөт җитештерү буенча “Родина” колхозы алда бара, анда 21 кг алалар. Барлыгы исә бу хуҗалыкта көненә көн саен 13 тонна сөт җтештерелә. Шулай ук “КШ-Агро” да лидер булып тора, биредә көн саен 30,5 тонна сөт алалар, ә бер сыерга 16 кг сөт туры килә.

***

Ун ай йомгаклары буенча барлыгы исә авыл хуҗалыгы эшчәннәре 2144 миллион сумлык тулай продукция җитештерделәр, шуның 1359 миллион сумы – үсемлекчелеккә, 873 миллион сумы терлекчелеккә туры килә. Авыл хуҗалыгы продуктлары сатудан кергән акча 1649 миллион сум тәшкил итте.
Район игенчеләре 123 мең тонна ашлык суктырып алдылар, уртача уңышлылык һәр гектардан 25,1 центнер. Киләсе уңыш өчен 23 мең гектар көзге культуралар чәчелде. Бер шартлы терлеккә 38 центнерга якын азык берәмлеге әзерләнде. Мөгезле эре терлекләр саны 21 мең баштан артык тәшкил итә, шуларның 6,5 меңгә якыны – сөт бирә торган терлекләр. Бу елның тугыз аенда район авыл хуҗалыгы берләшмәләре 27 мең тонна сөт җитештерделәр. Хуҗалыкларда шулай ук меңнән артык ат һәм 946 сарык асрала. “Алга” колхозында – 800, “Алексеевск” халык предприятиесендә 3000 терлеккә югары технологияле сөт комплекслары файдалануга кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International