Алексеевск районында ВЛКСМның 100 еллыгы бәйрәм ителде

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Алексеевск районы комсомоллары съезды

 

Алар комсомолда туганнар. ВЛКСМ юбилееның 100 еллыгы әһәмиятле һәм шушы уникаль мәктәпне – комсомол активисты мәктәбен узган кешеләр өчен кадерле. Комсомоллар үзләренә күрсәтелгән ышанычны аклау һәм бөек Ватаныбыз хакына хезмәт итәр өчен барысын да эшләргә тырыштылар. ВЛКСМ юбилее салкын көздә билгеләп үтелсә дә, комсомол шулай да ул еллар яшьләренең дуслыгы һәм бер-берсенә җылылыгы белән ассоциацияләнә. Бүген Алексеевск районында комсомол ветераннарын хөрмәтләү булды.

Бәйрәмгә комсомол яшьлекләренең чишмә башы нәкъ менә үзебезнең бай җиребездә – Алексеевск районында башланган кешеләр килде. Бәйрәм кунакларын район башлыгы Сергей Демидов сәламләде. Ул комсомол ветераннарын  ВЛКСМның юбилей датасы белән котлады, өлкән буынның бүгенге буын белән тәҗрибә уртаклашканы өчен рәхмәт әйтте, нык сәламәтлек һәм иминлек теләде.

 Бай бәйрәм программасы балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында тантаналы төстә башланып китте.
Заманында ВЛКСМ өлкә комитеты секретаре булып эшләгән Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы  идарәсе җитәкчесе Шамил Агиев алексеевскилыларны  һәм район кунакларын сәламләде, район җитәкчеләренә  комсомол турында тарихи истәлекне саклаганнары өчен рәхмәт әйтте.

Комсомолның үсеше турындагы истәлекләре белән Любовь Королёва уртаклашты.  Ул чакта ТАССР Югары Советы Президиумы секретаре булып эшләгән Дания Дәүләтшина үзенең сәламләү сүзендә Алексеевск районында комсомол елының ничек башлануы турында сөйләде.  1972 елда ВЛКСМ райкомының беренче секретаре итеп сайланган Рафаэль Хуҗиев 1975 елда районыбызның ВЛКСМ Үзәк Комитетының  күчмә Кызыл Байрагына лаек булуы турында искә төшереп китте. Валентина Липужина үзенең комсомолдагы иптәшләре турында  (Алексеевск районы аның өчен үзенә бертөрле тормыш университеты булган) җылы итеп искә алды,

“ВЛКСМ төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турында”гы  Алексеевск муниципаль районы башлыгы карарын үтәү йөзеннән яшь буынны тәрбияләүдә күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Берлегенең 100 еллыгы уңаеннан “ВЛКСМга – 100 ел. Ватан хакына, кешеләр бәхете өчен”   юбилей медале белән бүләкләнделәр:

  • 60 нчы елларда комсомолның Алексеевск райкомы секретаре, элеккеге ТАССР Югары Советы Президиумы секретаре, күренекле сәяси эшлекле Дания Салих кызы Дәүләтшина;
  • Алексеевск урта мәктәбенең комсомол оешмасы секретаре, 70 нче елларда комсомолның Алабуга шәһәр комитеты секретаре, элеккеге Татарстан Республиккасы Дәүләт Советы секретаре, күренекле сәяси эшлекле Валентина Николаевна Липужина;
  • 50 нче елларда укучы яшьләр буенча комсомолның Алексеевск райкомы секретаре, партиянең элеккеге Алексеевск район комитетының җаваплы партия хезмәткәре Анатолий Иванович Лоскутов;
  • 70 нче елларда партиянең Алексеевск район комитеты секретаре, партия райкомының элеккеге секретаре Рафаэль Миңгали улы Хуҗиев;
  • Сельхозтехниканың Алексеевск районыкомсомол оешмасы секретаре, комсомолның Алексеевск райкомының оештыру бүлеге мөдире Николай Иванович Глазунов;
  • 80 нче еллардакомсомолның Алексеевск район комитетының өченче, аннары беренче секретаре, Юеш Көрнәле урта гомуФми белем бирү мәктәбе укытучысы Роза Якуп кызы Галәвиева;
  • 80 нче елларда Вахитов исемендәге колхозның комсомол комитеты секретаре, хәзер “Родина” колхозы рәисе Ильяс Мортаза улы Әхмәтов;
  • педагогия институтының комсомол секретаре, комсомолныңоештыру комитеты студентлар отряды Татарстан өлкә штабы начальнигы, комсомолның Алексеевск райкомының беренче секретаре, хәзер Алексеевск районы Алексеевск район Советының аппарат җитәкчесе Александр Леонидович Белкин;
  • комсомолның элеккеге Татарстан өлкә комитеты секретаре, хәзер Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгатьпалатасы идарәсе рәисе Шамил Рәхим улы Агиев.

Хәзерге вакытта яшьләр белән эшләүнең ничек корылуы турында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рифкат Сөләйманов уртаклашты.
 Шулай ук күчүчәнлек традицияләрен саклап,  комсомолларны юбилей датасы белән Алексеевск аграр колледжы студентлары котлады.
 

Бәйрәм Сугышчан дан музеена бару белән дәвам итте. Музей җитәкчесе, кайчандыр комсомол булган Николай Гордеев кунакларга  Чечняда, Әфганстанда, Төньяк Кавказда  хәрби бурычларын намуслы үтәгән солдат якташларыбызның батырлыгы турында сөйләде. Аннары комсомоллар Ленин бакчасына һәм Җиңү Паркында Бөек Ватан сугышы  сугышчылары һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Моннан тыш, алар Алексеевск бистәсе буйлап экскурсиягә  киттеләр, алар яраткан ягыбызның ничек үсүенә һәм чәчәк атуына гаҗәпләнделәр

ВЛКСМның 100 еллыгын бәйрәм итү чәй эчү белән тәмамланды. Кунакларны район мәдәният йорты артистлары сөендерде.

Иске дуслар белән озак көтелгән очрашулар җылысы белән җылытылган хөрмәтле кунакларыбыз, яшь буыннан рухи күтәренкелек алып, өйләренә кайтып киттеләр.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International