Авыл хуҗалыгына ярдәм итеп

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Бүген Алексеевск районында авыл хуҗалыгы кооператорлары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары фермерлары-әгъзалары өчен ярдәм итү чаралары комплексы турында фикер алыштылар.

 Семинар-киңәшмә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының әйдәп баручы  белгече Рөстәм Гарифуллин,  “Төбәк лизинг компаниясе” АҖ департаменты директоры Лямин Александр, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы  Газинур Мусин катнашында узды.

Район авыл хуҗалыгы берләшмәләре вәкилләренә, авыл җирлекләре башлыкларына кооперативларның төрләре, кооперативлар төзү һәм алар  эшчәнлегенең хокукый нигезләре, эшнең төп этаплары һәм теркәү, шулай ук  оештыру комитеты булдыру һәм аның вазыйфалары турында сөйләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International