САЙЛАУЧЫЛАР ИГЪТИБАРЫНА!

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

 2018 елның 18 ноябрендә районның шәһәр һәм авыл җирлекләрендә гражданнарга үзара салым кертү мәсьәләсе буенча җирле референдум үткәреләчәк.

 Тавыш бирү иртәнге  7 дән кичке 8 гә кадәр узачак. Үзең белән паспортың булырга тиеш. Әгәр гражданин игътибарга алырлык сәбәпләр аркасында референдум көнендә тавыш бирә алмаса, һәр сайлаучының моны срогыннан элек, 2018 елның 7 ноябреннән 13 ноябренә кадәр Алексеевск ш.т.б., Совет мәйданы, 6 нчы йортта эшләү мөмкинлеге бар.

 Ә 2018 елның 14 ноябреннән 17 ноябренә кадәрге чорда прописка урынындагы 665-714 нче участок сайлау комиссияләрендә тавыш бирергә мөмкин булачак. Эш көннәрендә сайлау комиссияләре - кичке 4 тән 8 гә кадәр, ял көннәрендә (шимбә, якшәмбе)  иртәнге 8 дән көндезге 2 гә кадәр эшлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International