Алексеевскида авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Якшәмбе көнне, 4 ноябрьдә, район үзәгенең Чиркәү мәйданында традицион көзге ярминкә булачак.

Сәүдә итү иртәнге 8 дә башланачак. Район кешеләре һәм кунаклары бу көнне авыл хуҗалыгы продуктлары: бәрәңге, кәбестә, суган, кишер, бал, ит һәм күп кенә башкаларны сатып ала алачак.

Ә инде үз хуҗалыкларында терлек һәм кош-корт асраучылар өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләре бозаулар, дуңгыз балалары, фураж, печән һәм салам сату оештырачаклар.

Һәрвакыттагыча  ярминкәгә килүчеләрне  бистә һәм авыл җирлекләренең үзешчән артистлары катнашында мәдәни программа көтәчәк, алар килгән бөтен кешене матур номерлары белән сөендерәчәкләр. Ә балалар төрле ярышларда катнашачаклар.

 Моннан тыш, көзге көндә кайнар чәй эчеп җылынырга, беррәттән район оешмалары һәм учреждениеләре  хезмәткәрләре  пешергән тәмле коймак белән сыйланырга мөмкин булачак.

Шул ук көнне Биләрнең Үзәк мәйданында да ярминкә узачак. Ул иртәнге 9 да башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International