Салым түләүчеләр игътибарына

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

 

2018 елның 1 мартыннан 2019 елның 28 февраленә кадәр “Физик затларның  банклардагы активларына һәм счетларынә (кертемнәренә)  ирекле декларация тутыру һәм Россия Федерациясенең  кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 8 июнь, 2015 ел,   140-ФЗ санлы Федераль законы нигезендә сез үзегезнең чит илләрдәге активларыгыз һәм счетларыгыз хакында яшәү урынындагы салым органына яки Россия Федераль салым хезмәтенә хәбәр итә аласыз.

Ирекле декларацияләү  элегрәк салым, таможня һәм валюта законнарын бозган өчен җаваплылыктан азат итүгә юнәлдерелгән.

Махсус декларациянең формасы  һәм аны тутыру тәртибе Россия Федераль салым хезмәте сайтында (www.nalog.ru) “Специальная декларация” (https://www.nalog.ru/rn77/taxation/specdecl/) бүлегендә урнаштырылган.

Россия Федераль салым хезмәте тапшырылган махсус декларацияне сер итеп саклауны тәэмин итә, аның андагы мәгълүматларны өченче затларга тапшырырга һәм аларны салым контроле чараларын гамәлгә ашыру максатлары өчен файдаланырга хокукы юк.

 Россия Федераль салым хезмәте сезнең өчен  мәгълүмати брошюра әзерләде (https://www.nalog.ru/rn77/about_fts/brochure/), анда чит илдә бизнес алып барганда яки чит ил активлары булганда Россия Федерациясе салымнарын түләү үзенчәлекләре аңлаешлы формада бәян ителгән, икеләтә салым салудан  ничек котылырга, нинди мәгълүматлар ачылырга тиешлеге, шулай ук  чит ил активларын һәм счетларын декларацияләүнең күп кенә башка мәсьәләләре аңлатыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International