РФ Үзәк Банкы Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли Банкы бүлеге мәгълүматлары буенча сентябрьдә куллану бәяләренең еллык үсеш темпы августтагы 2,4% белән чагыштырганда 2,6%ка кадәр артты. Бу күрсәткеч тулаем Россия буенчадагыдан 3,4% ка кимрәк.
Татарстан Республикасында инфляцияне тотып торучы төп фактор булып ашамлык товарларына бәяләр динамикасы кала. Сентябрьдә Татарстан Республикасында еллык азык-төлек инфляциясе, моңа кадәрге ай белән чагыштырганда, ит ризыкларына (+3,3%) һәм йомыркага (+8,4%) бәяләр күтәрелү исәбенә 0,2 процентлы пунктны тизләтеп, 1,1% тәшкил итте. Шуның белән бергә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда макарон һәм ярмалар (-6,3%), җиләк-җимеш-яшелчә продукциясе (-5,9%) арзанайды.
Кайбер азык-төлек булмаган товарларга – юу һәм чистарту чараларына, парфюмерия-косметик товарларга, басма матбугатка бәяләр үсү акрынайды. Шул ук вакытта мехка һәм мех әйберләренә, чит ил акчасына бәйле киемгә һәм эчке киемнәргә, тәмәкегә бәяләрнең еллык үсеш темплары бераз тизләтелде. Тулаем алганда, азык-төлек булмаган товарларга инфляция процентка күчереп исәпләгәндә, сентябрь йомгаклары буенча 3,7 процент тәшкил итте, бу – августтагыдан 0,1 процентлы пункттан азрак. Хезмәтләрнең еллык инфляциясенең 3,1% ка кадәр тизләнүе белем бирү хезмәтләренең(+6,8%), медицина хезмәтләренең (+5,5%) һәм пассажирлар ташу транспорты хезмәтләренең (+5,5%) кыйммәтләнүе белән аңлатыла.