Эмфизематоз чуан (карбункул) нәрсәсе белән куркыныч, терлекчелек өчен аның нәтиҗәләре
Эмфизематоз чуан – мөгезле эре терлекләрнең куркыныч йогышлы авыруы, ул берән-сәрән генә кабынып китсә дә, аның күпләп таралу куркынычы шактый зур. Бу йогышлы авыру терлекчелек хуҗалыкларына шактый зыян китерә, чөнки авыру хайванның итен дә, сөтен дә ашарга ярамый. Бөтен терлекләрне югалтмас өчен аның билгеләрен вакытында күреп алырга һәм авыруны бетерү буенча тиешле чаралар күрергә кирәк. Әлеге авыруга 4 яшькә кадәрге терлекләр аеруча да бирешүчән. Бу мускул тукымаларында гликогеннар булу белән аңлатыла, аларны авыру китереп чыгаручы үзенең яшәве өчен файдалана.
Маллар күбесенчә бу авыруны көтүлекләрдә, бигрәк тә коры һәм эссе җәйдә йоктыра. Алар начар үскән эмфизематоз чуанны китереп чыгаручы споралар белән зарарланган үләнне җире белән бергә ашыйлар, алар җирдә, тирестә, сазлыклы сулыкларда озак яшиләр. Хәлне терлек көтелә торган табигый чыганаклар суы да катлауландыра. Моннан тыш, инфекция эләгүгә лайлалы тышчада һәм тиредәге вак яралар да булыша. Мөгезле эре терлек, әгәр терлек азыгы туфрактагы споралар белән зарарланган җирдә әзерләнсә, абзарда асралса да авыруны йоктырырга мөмкин.
Терлекләр организмына эләгеп, споралар канга үтеп керәләр, организм буйлап таралалар һәм мускул тукумаларына урнашалар, кагыйдә буларак, болар – бот, күкрәк читлеге, муен һәм казналык асты зонасы. Споралар үрчи башлыйлар, бу агулар һәм авыруны тудыручыларның тереклек эшчәнлегенең башка агрессив матдәләре бүленеп чыгу белән бара. Терлекләрнең иммун системасы какшый, патоген микроблар кан тамырларын җимерә, тукымалар шешенә һәм үлә. Кагыйдә буларак, инкубация чоры 24 сәгатьтән 48 сәгатькә кадәр, кайберләрендә 5 тәүлеккә кадәр сузыла.
Авыруның билгеләре түбәндәгеләр:
– тән температурасы кинәт кенә 41-42 градуска кадәр күтәрелә һәм шул килеш тора;
– хәрәкәт системасы бозыла – терлек аксый, аягын сөйрәп йөри башлый;
– тыгыз җилкенсенү барлыкка килә – карбункуллар баштан авырта һәм кайнар, аннары аз-маз сизелерлек һәм капшап караганда салкын була, басып караганда шытырдаган тавыш ишетелә, бу тукымаларда һава куыклары булу белән аңлатыла;
– лимфа төеннәре зурая;
– терлекләрнең тын алуы начарая, пульс ешлыгы кими;
– тире карала, кискәндә күбекле пычрак-коңгырт сыеклык бүленеп чыга.
Вакытында ачыклаганда эмфизематоз чуан инфекциясе антибиотиклар һәм зарарланган участокларны эшкәртү юлы белән нәтиҗәле дәвалана. Авыруны булдырмауда начар урыннарда урнашкан, авыруга тиз бирешүчән бөтен терлеккә актив төстә иммунизация үткәрү төп чара булып тора. 3 айдан алып 4 яшькә кадәрге мөгезле эре терлекләргә елына ике тапкыр профилактик вакцина ясарга кирәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Баш ветеринария идарәсенең
Дәүләт ветеринария инспекциясе
территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторы
И.Л.Камалов