Бари Сөләймановның алтын командасы

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

  Бари Сөләймановның алтын командасы

Дөньяның  42 иленнән: Әзербәйҗан, Абхазия, Белоруссия, Болгария, Греция, Казахстан, Кыргызстан, Латвия, Молдова, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Украина, Эстония, Россия, Румыниядән 200 дән артык спортчы  27-28 октябрьдә билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында дөнья чемпионаты исеме өчен көрәште.

 Алексеевск көрәшчеләре Тимур Латыйпов, Илнар Закиров, Алексей Абрамов һәм Габдеҗәлил Сөләйманов  шушы гаять зур спорт бәйгесендә катнашып кына калмадылар, егетләребез тренерлары җитәкчелегендә уникаль җиңү яуладылар: дүрт көрәшче дә алтын медальләргә ия булды!

Татарстан копилкасында барлыгы 15 бүләк: сигез – алтын, өч – көмеш һәм дүрт бронза медаль. Алтынны ир-егетләр генә яулый алды. Ирекле стильдә төрле үлчәү категориясендә беренче урыннарны Тимур Латыйпов, Габдеҗәлил Сөләйманов   һәм Динар Кәримуллин, классик стильдә Алексей Абрамов, Ренас Кәлимуллин, Илнар Закиров, Ислам Фәләхов һәм Ранис Гыйләҗетдинов алды.

 Алексеевск көрәшчеләре югары  дәрәҗәдәге әзерлек һәм спорт осталыгын   күрсәттеләр. Тимур, Алексей, Габдеҗәлил һәм Илнар матур һәм  бик тә хәрәкәтчән көрәштеләр.

 Бу алексеевскилыларның беренче җиңүе генә түгел. Егетләр яңа казанышларга әзерләр. Чөнки тренерлары Бари Сөләйманов алар белән янәшәдә генә бит. Спорт уңышлары, һичшиксез, көрәшчеләрне әзерләү белән нәк

ъ менә балаларда спортның әлеге төренә мәхәббәт тәрбияли алган,  шулай ук алар өчен абруй булып торган Бари Равил улының шөгыльләнүе белән аңлатыла. Спортта гына да түгел. Көрәшчеләребез белән әңгәмә корганда һәрвакыт алар үз тренерларына рәхмәт әйтәләр.

 Тимур Латыйпов өчен дөнья чемпионаты спорт карьерасында беренче булды.  Спортчы тәэсирләре белән уртаклашты:

– Бу минем беренче дөнья чемпионатым. Хис-тойгыларны тасвирлап бетерерлек түгел. Беренче чиратта тренерым Бари Равил улына безне ярышларның шундый дәрәҗәсенә физик һәм психологик яктан әзерли алганы, безнең өчен борчылып торуы өчен рәхмәт әйтергә телим. Шулай ук дөнья чепионатына минем белән бергә әзерләнгән егетләргә, әти-әниләребезгә ярдәм итүләре өчен дә рәхмәт.

 Без алексеевскилыларның уңышлары белән горурланабыз,  спортчыларыбызга яңа җиңүләргә һәм казанышларга ирешүләрен телибез.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International