«Яшүсмер” һәм «проблема» - синонимнар түгел
“Авыр яшь “ үзенчәлекләре турында безгә 1 нче квалификацион категорияле педагог-психолог Козлова Н.В. сөйләде
Ата-аналар өчен бернинди тылсымлы рецептлар да, универсаль киңәшләр дә юк, ләкин гап-гади дүрт сорау бар, алар ата-аналарга яшүсмерне аңларга, кабул итәргә һәм дуслашырга булышачак.
Балага ачык сораулар бирү мөһим. Алар ябыкларыннан шуның белән аерылып торалар, аларга “әйе” яки “юк” дип җавап бирергә кирәк. Нәкъ менә ачык сораулар балаларны хисләрен тасвирлап бирергә стимуллаштыра, үзенең һәм чит кешенең кылган гамәлләрен бәяләргә, ә ата-анага үз баласын яхшырак белергә һәм аңларга булыша.
1 нче сорау. Көнең ничек узды? Әгәр бала баштан шаяртып яки бертөрле генә итеп “начар”, “ярыйсы” дип җавап бирсә, аңардан сорау алырга, ягъни сүзен кыскыч белән тартып алырга кирәкми. “Ярар, сөйлисең килмәсә, сөйләмә, ләкин бел, бу миңа кызык. Ә менә мин шуны эшләдем, моны эшләдем”, - дияргә кирәк. Хәтта иң аралашмаучан, мөстәкыйль бала да сезнең белән күңелендәгеләрен уртаклаша башлаячак.
2. Дусларыңның эшләре ничек бара? Бер дусты, әгәр аның хакында берәр нәрсә белсәң, һәм бөтен дуслары турында сорашырга була. Мәсәлән, “Синеңчә, кайсы дустың миңа күбрәк ошый? Ни өчен? Миңа иң яхшы дустың турында сөйлә әле. Яхшы дуста нинди сыйфатлар булырга тиеш? Дустың синең өчен нинди яхшылыклар эшләде? Һ.б.лар”.
3. Көне буе синең белән нинди яхшы хәлләр булды? Хәтта иң яңгырлы һәм шыксыз көндә дә контроль эштән соң уйланырга һәм нинди дә булса кечкенә генә күңелле хәлләрне искә төшерергә. Әгәр искә төшми икән, үзеңнең кәефеңне ничек итеп күтәрергә икәнен уйлап чыгар. Мәсәлән, үз гаиләң белән өстәл теннисы уйна яки ят та, ял көннәрен ничек һәм кайда үткәрү турында хыяллан.
4. Сиңа минем ярдәмем кирәкмиме? Без барыбыз да кайчак ярдәм сорауның нинди авыр булуын беләбез. Вак-төяк ярдәм алырга күнекмәгән бала бигрәк тә сезгә катлаулы хәлдә мөрәҗәгать итмәячәк, шуңа күрә аздан – бүлмәне җыештырырга, дәрес әзерләргә булышырга кирәк. Улыгызны яки кызыгызны иркәләп бозудан курыкмагыз, сез вак-төяк эшләрдә никадәр күбрәк булышсагыз, җитди бәхәс килеп туган очракта баланың киңәш сорап сезгә килү ихтималы шулкадәр күбрәк булачак.
Тагын бер зур булмаган, ләкин мөһим тәкъдим: яшүсмерне тыңлаганда үз фикерегезне әйтергә ашыкмагыз, сездән сорасалар гына аңлатып бирегез. Күзләрегез бер дәрәҗәдә булсын. Баланы кочаклап алырга, аның кулларыннан тотарга онытмагыз. Әгәр сезнең кәефегез яки вакытыгыз юк икән, бу хакта аңа әйтегез һәм соңрак сөйләшербез, диегез.
“Яшүсмер” һәм “проблема” синоним түгел – алар белән авыр, ләкин һәрчак кызык. Хәзерге ата-аналар һәм аларның үсеп килүче балаларының хәзер үк инде бер-берсе белән янәшә булуларын телисе килә.