Корабчы, шагыйрь, романтик Василий Титов

2018 елның 26 октябре, җомга

Корабчы, шагыйрь, романтик Василий Титов  

Василий Титов  белән без берничә тапкыр очрашып сөйләштек. Сүз остасы еш кына безгә үзенең иҗат җимешләрен китерде. Ләкин талантлы кеше талантлы инде ул, дигән фикер бөтен нәрсәдә булмаса да, бу юлы да күбесенчә үзен раслады. Василий Александрович шагыйрь генә түгел, ә бәлки көймә ясау остасы да. Әле тагын ул тайгага үлеп гашыйк булган романтик та. Барысы турында да тәфсилләп языйк әле.

Василий Титов  Саратов өлкәсендә туа. Армиядә Тын океан флотында хезмәт иткәннән соң үз тормышын суднолар төзү белән бәйләргә карар итә. Ул үзенең мәхәббәтен очрата. Улы туа.

 Кырыс туксанынчы еллар ул буынны ныклыкка тикшерә: ничек тә җан асрап калырга, гаиләне ашатырга кирәк була. Шулай итеп алар Төньякка күчеп китү карарына киләләр. Ләкин салкын якка карап-күреп кайту өчен Василий Александрович баштан үзе генә китә. “Хәзер генә ул Ноябрьск – халык саны буенча (ул 100 меңнән артып китә) Ямал-Ненец округының икенче шәһәре. Ә ул чакта өч йорт һәм эшчеләр яши торган вагоннар гына басып тора иде”, – ди Василий Александрович.

Шулай килеп чыга ки, Титов һәм аның кебек энтузиастлар Ноябрьск шәһәренә нигез салучылар булалар. Василий Александрович үз куллары белән күчмә өйләр төзи. Һөнәре буенча судно электромеханигы  баш-аягы белән суднолар төзүгә кереп чума. Махсус белеме булмый торып, үзеңнең омтылышыңа  һәм судно төзелеше турында бер-ике китап укып кына көймәләр төзү эшенең башлангыч мәгълүматларына ирешү түгел, ә бу үзенчәлекле һөнәрнең чын остасы да булырга мөмкин икәнлеген раслый. Ул бик мавыгучан. Суднолар төзү, әдәбият, тайга белән мавыгучан. Соңгысы аның иң кадерле “сөйгәне”. Нәкъ менә тайга турында Василий Александрович  аерым  бер дулкынлану белән һәм яратып сөйли. Аннан җылырак итеп героебыз, минемчә, үзенең хатыны турында гына телгә ала торгандыр.

 Тайга шәһәренең аякка басу шартларында, читтән ярдәм көтеп тормыйча, мөстәкыйль эшләргә туры килә. Эшкә урнашу, гаиләне тәэмин итү өчен округта төпләнеп калырга кирәк була. Төзелеш мөмкинлекләр табып була торган өлкә ул. Василий Александрович шул өлкәдә эшли башлый. Өстәвенә ул әле төзелеш техникумын да бетергән.

Шулай итеп, Ноябрьск, 90 нчы еллар. Шәһәр төзелә. Тиз төзелә. Киләчәктә – торак алу. Василий Титов эшкә белгечлеге буенча электромонтер булып урнаша. Шул вакытта ул үзенең беренче сыеныр урынын төзи. Кышка гаиләсен алып килә. Улы карлы якларга һәм хәтта кар бөртекләре арасында да үсеп утыручы мәңге яшел нарат җиләклеген күреп гаҗәпләнә. Ул якларда кыш авыр була: берзаман халыкның базлары туңа, шәһәр кешеләре  бәрәңгесез калалар – тамыразыклар шакыраеп ката.

 Ләкин ул якларның матурлыгы һәм романтика тайга тормышының барлык авырлыкларын җайлый.  Бәлки, Василий Александрович үзенең шигъри юллары өчен илһамны нәкъ менә ул җирләрнең  пейзажларыннан алгандыр. Бәлки, әлеге кешегә  шигырь язу сәләте тумыштан бирелгәндер.

Василий Титов үзенең “хобби”ена –  көймәләр ясауга керешә. Аның җиңел канатлы, әйбәт итеп ясалган көймәләре белән биредә хәзер яшәүчеләр дә, килгән кешеләр дә кызыксына башлый.  Ләкин Василий Александрович көймәләрне сатар өчен түгел, ә күбрәк үзенең күңел халәте өчен ясый. Үзе ул  мавыгуы аркасында берничә тапкыр журналистларның кызыксыну объектына да әйләнә. Судно төзү буенча мәкаләләре ялтыравыклы журналларда дөнья күрә. Җирле газеталарда мәкаләләре дә басылып чыга.

Оста судно төзүче һәм менә дигән балта остасы, ялгыз тайга кешесе һәм яратучы гаилә башлыгы – ул тайганы буйсындыра һәм аңа буйсына.  Василий Александрович сөйләшеп утырганда тайга хуҗасы – аю белән очрашуы турында сөйләде. Бер аю белән генә дә түгел. Аның өен тулы бер чалыш аяклылар гаиләсе чолгап ала. Аларның килү сәбәбе шул була: еш кына җирле аулау  өчен балык тоталар, аларны  шул балыклар кызыктырып китерә дә инде.  Менә шулай итеп аю аучы ызбасына килә. Сүз уңаеннан әйткәндә, Василий Титов андый ызбаларны балта белән берничәне төзи.
 
 Әле тагын Василий Титов романтик та. Тайгага үлеп гашыйк булган һәм бердәнбер чынга ашмаган хыялына: үзенең бер моторлы көймәсенә утырып, Кама тамагын йөзеп чыгу хыялына сагынучы кеше дә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International