Бүген без районыбызда әлеге оешманың үсешендә сизелерлек эз калдырган тагын бер комсомол турында сөйлибез. Сүз озак еллар партия райомында эшләгән, соңрак 13 нче Казан һөнәр училищесын җитәкләгән Рафаэль Миңгалиевич Хуҗиев турында барачак. Рафаэль Миңгалиевич тормышының күп өлешен комсомол белән бәйләгән. Ул Ульяновск өлкәсендә туып-үскән, Алексеевск районында яшьләр сәясәтен җитәкли. Аның комсомол эшчәнлеге мәктәптә укыганда ук башлана, анда ул төрле чараларда актив катнаша. Мәктәпнең комсомол оешмасы секретаре була. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Казан педагогия институтына укырга керә, анда да югалып калмый, баштан - группа, аннары факультет комсомол секретаре була. Ул комсомол төзелешләрендә катнаша. Мәсәлән, 1967 елда төзелеш отряды составында Казахстан АССР совхозларының берсендә белгечләр өчен өй төзүдә хезмәт куя. Ә бер ел узганнан соң студотряд комиссары була, отряд Чистай элеваторын төзүдә катнаша. Ул чакта отряд командиры алексеевскилы Владимир Рукавишников була. Ул Рафаэль Миңгали улын институтны тәмамлаганнан соң Алекеевск районына чакыра. Рафаэль Миңгали улы, мин аның янына Казанга интервью алырга баргач, бик горурланып үзенең хезмәт кенәгәсендәге беренче язмасын күрсәтте. 1969 елның августыннан октябренә кадәр мәктәп укучылары, яшьләр һәм пионерлар белән эшләү буенча комсомол райкомы мөдире була. Берничә ай эшләгәннән соң аны армиягә алалар. Ул Плесецк янындагы стратегик билгеләнешендәге ракета гаскәрләренә эләгә. Хезмәт иткәннән соң районыбызга кайтып, мәктәпкә тәрбия эше буенча директор урынбасары булып эшкә урнаша. Ул чакта мәктәпкә Александра Андреевна Малафеева җитәкчелек итә торган була.
Мәктәптә бераз эшләп алганнан соң, 1972 елда Рафаэль Хуҗиевны ВЛКСМ райкомының беренче секретаре итеп сайлыйлар. Бу эштә ул 5 ел эшли, шуннан соң аны КПСС райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Ике елдан, 1979 елда, идеология мәсьәләләренә кураторлык итү буенча КПСС райкомының өченче секретаре итеп раслыйлар.
– Мин эшләгәндә комсомол оешмасында 4000 кеше исәпләнә иде. Комсомол билетларын алмаштыру эше иң катлаулы чор булды. Ул иң кыска срокларда үткәрелде, һәр комсомол белән диярек актив эшләдек. ВЛКСМның беренче секретаре вазыйфасыннан киткәннән соң да эшем буенча тегеләйме-болаймы яшьләр белән эшләргә туры килде. Митинглар, истәлекле чаралар, спорт ярышлары үткәрдек, армиягә китүче егетләр белән эшләдек һәм, әлбәттә, мәдәни-масса секторы да бездә иде. Тимурчылык хәрәкәте күтәрелештә иде. Чәчү яки игеннәрне урып-җыю вакытында кырларга баручы комсомол агитбригадалары да бар иде. Яшьләрнең хезмәт даны урыннары буйлап походларын оештырдык. Ул чакта бу юнәлеш популяр иде. Елына ике тапкыр Биләргә Изге Чишмәгә аны төзекләндерүгә бардык.
Бу эш өчен 1975 елда комсомолның Алексеевск райкомы ВЛКСМ Үзәк Комитетының күчмә Кызыл Байрагына лаек булды. Аны тапшырырга Мәскәүдән комсомол Үзәк Комитетының оештыру бүлеге мөдире килде. Ә минем үземнең югары комсомол бүләгем: ВЛКСМда эшләү буенча значогым, ТАССР комсомолы өлкә комитетының Мактау грамотам бар.
Хәзер үзебезнең минем белән бергә эшләгән зур командабыз искә төшә. Анатолий Иванович Лоскутов һәм аның энесе Александр. Алар яхшы булыштылар. Глазунов Николай Иванович – комсомол райкомының оештыру бүлеге мөдире, Валерий Яковлевич Иванов Бутлеров исемендәге совхозның азат ителгән комсомол секретаре иде. Аннары аны Олег Вилданов алмаштырды. Колхоз һәм совхозлар парткомнарының бөтен секретарьлары белән тыгыз элемтәдә эшләдек. Яшьләр белән эшләүгә “Ромодан” совхозында аеруча да зур игътибар бирелде, анда директор Алексей Александрович Филиппов, партком секретаре Геннадий Степанович Вангаев иде. Шулай ук Ромодан мәктәбе директоры Иван Фомич Борюшкин белән дә актив эшләдек.
“Большевик” совхозы директоры Михайлов та комсомолларга ярдәм итте. Сәлимҗан Салих улы Фәссахов комсомол райкомы җитәкчесе вазыйфасында минем элгәрем иде. Хәзер ул ТР Хисап палатасы аппаратын җитәкли. Комсомол активында Борис Федорович Захаров та бар иде, соңыннан ул ТР хезмәт һәм мәшгульлек министры булды.
1986 елда Рафаэль Хуҗиевны электрон исәпләү машиналары заводы (хәзер ул ICL-КПО ВС) өчен кадрлар әзерләүче Казандагы 13 нче һөнәр училищесы директоры итеп, ә 1995 елда 13 нче һөнәр училищесын 59 нчы лицей белән берләштереп аның директоры итеп билгелиләр. Хуҗиев Рафаэль Миңгали улы лаеклы ялга 2010 елда китә. Үзе белән эшләгән бөтен кешегә һәм барлык алексеевскилыларга иң матур теләкләрен тапшыра ул.