Һәркемгә кагыла

2018 елның 26 октябре, җомга

 Алексеевскилылар үзләренә беркетелгән территорияләрне җыештырырга чыктылар

Быел безнең якларда алтын көз озакка сузылды. Каты салкыннар юк әле. Шуңа күрә агачларда сары-кызгылт яфраклар коелып бетми һәм күзләрне иркәли. Ләкин гадәттәге яфрак яңгырыннан котылып булмаячак. Менә инде усак яфракларын коя, аның артыннан башка агачлар да ялангач калачак. Димәк, җыештырырга вакыт җиткән. Куелган бурыч  – эш биналары янындагы территорияләрне, шулай ук тапшырылган урамнарны һәм күп фатирлы өйләр ишегалларын тәртипкә китерү. Шушы көннәрдә, чәршәмбе көнне, гомумбистә шимбә өмәсе игълан ителде.  Әгәр район оешмалары һәм предприятиеләре  коллективлары куелган бурычка җаваплы карасалар (дөрес, барысы да түгел, 25 оешма чакыруга илтифат итмәде), күп фатирлы өйләрдә яшәүчеләр бу акциядә катнашуны бөтенләй ди кирәк дип тапмадылар. Ә бит нәкъ менә ул өйләрдә яшәүче балалар күп вакытларын ишегалларында үткәрәләр. Шул уңайдан Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты алексеевскилыларны үз ишегалларын һәм өйтүр бакчаларын тәртипкә китерергә нык торып чакыра. Районның хезмәт коллективлары  үзләренә беркетелгән участокларны һәм урамнарны тулы тәртиптә тотарга тиешләр.  Шулай ук шимбә өмәләрендә, һичшиксез, сәүдә нокталары хуҗалары һәм кече бизнес вәкилләре: шәхси эшмәкәрләр катнашырга тиеш.

Бистә мэры Александр Харитонов сүзләренә караганда, шимбә өмәләрен  салкыннар килгәнче һәм кар яуганчы оештыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International