Көз егетләрне хәрби хезмәткә чакыра

2018 елның 26 октябре, җомга

Алексеевск районында Призывник көне булып узды.

  Район мәдәният йортында Ватанны булачак саклаучыларны сәламләделәр. Башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров  егетләргә әйбәт хезмәт итүләрен теләде һәм аларга Алексеевск районы төшерелгән сәгатьләр бүләк итте.

 Шулай ук  егетләргә район комиссары Владимир Макаров,  протоиерей Илья Маташов, мөселманнар җәмгыяте аксакалы Нургаен Исхаков, Чечняда сугыш хәрәкәтләре ветераны Айрат Закиров та мөрәҗәгать итте. Булачак солдатларның әти-әниләре исеменнән Екатерина Морюхова юл теләкләре теләп чыгыш ясады.  Бәйрәм концертын армиягә китәчәк егетләр белән бергә  залны тутырып килгән мәктәп балалары да карады. Тантаналы өлештән соң призывниклар  һәлак булган сугышчы-якташларыбызны хөрмәтләп искә алдылар һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар. Алар шулай ук Сугышчан дан музеенда да булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International