"Бердәм Россия" конкурсы

2018 елның 26 октябре, җомга

Татарстанда “Спортта минем тарих” исемле балалар бәйгесе старт ала.

Татарстан Республикасында “Балалар спорты” федераль проекты кысаларында “Спортта минем тарих” исемле балалар бәйгесе игълан ителә. Бәйгегә эссе, хикәя, очерк, шулай ук шигырь текстлары форматындагы эшләр кабул ителә.

 Ул балаларга спортның авыр тормыш хәлләренә ничек каршы торырга һәм җиңүчеләр булырга ярдәм итүен сөйләргә мөмкинлек бирәчәк .

Эшләр электрон рәвештә (doc һәм rtf киңлекләрендә) яисә кәгазьдә (Times New Roman шрифты, 12, интервал 1,5) 2018 елның 10 октябреннән 1 ноябренә кадәр кабул ителә. Әсәрнең күләме - А4 форматындагы 1 биттән дә ким һәм 4 биттән дә артык түгел. Текстны рәсемнәр, фоторәсемнәр белән бизәү хуплана. Эшләр Татарстан Республикасы, Алексеевск штб, Совет мәйданы, 4 нче йортка “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җирле бүлекчәсенә яисә электрон адреска бирелә: tatesh@tatarstan.er.ru.

Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасында “Балалар спорты” федераль партия проектының Иҗтимагый советы, "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы.

Конкурс нәтиҗәләре 2018 елның декабрендә билгеле булачак, җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле призлар белән бүләкләнәчәкләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International