Хезмәткә - 100 ел

2018 елның 26 октябре, җомга
Район архивы «Заря» һәм «Таң» газеталары редакциясе белән бергәләп “Гаиләм елъязмасы” конкурсын игълан итә

 

Район архивы «Заря» һәм «Таң» газеталары редакциясе белән бергәләп “Гаиләм елъязмасы” конкурсын игълан итә. Конкурста теләге булган барлык мәктәп укучылары катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен газетаның электрон почтасына үзегезнең нәсел шәҗәрәгезне тасвирлап иҗат эшегезне, шәҗәрә агачын, аның рәсемен җибәрергә кирәк. Хатта үзегезнең фамилиягезне, исемегезне, әтиегезнең исемен һәм телефоныгызны күрсәтегез. Шулай ук турыдан-туры редакциягә, Алексеевск штб, Совет мәйданы, 6 нчы йортка да китерергә мөмкин. Ә электрон адресыбыз: zariaalex@yandex.ru.
Конкурста җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнәчәк, ә аларның эшләре газетабыз битләрендә басылачак. Эшләр 30 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International