Һәркемгә мәгълүм булганча, легаль булмаган алкоголь гражданнарның сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч. Контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары ай саен контроль чаралар үткәрүгә һәм еш кына легаль булмаган алкогольне әйләнештән алуга да карамастан, кешеләр суррогат корбаннарына әйләнәләр.
Шикле спиртлы эчемлекләрне нәрсәдән ясаулары турында күз алдына китерүе дә куркыныч. Еш кына шешәләргә метил спирты салынган була, ул хәтта әз генә дозада да агулы, организмга аның йогынтысыннан соң кешеләр сукыраялар. Метил спиртының хәтта 30 граммы да кешене үтерә ала. Республика Хөкүмәте проблеманы хәл итүгә битараф булмаган бөтен кешене бу эшкә тартырга карар итте, аларга бер меңнән өч меңгә кадәр акча түләнәчәк. Моның өчен аларга законсыз төстә спирт салып бирүче яки сату өчен көмешкә куучы урыннар турында “Халык контроле” системасына хәбәр язарга кирәк. Урынга шунда ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тикшерергә барачак. Әгәр факт расланса, хәбәр иткән гражданга 1000 нән алып 3 меңгә кадәр акча түләячәкләр һәм яшеренлек гарантияләнә.
Алкоголь һәм составында алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә законнарны бозу фактлары турында мәгълүмат урнаштыру гади генә: Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетта теркәлергә һәм шуннан соң “Халык контроле” бүлекләренең берсендә (uslugi.tatarstan.ru) бозулар турында, фоторәсемне теркәп, мәгълүмат урнаштырырга кирәк (мәҗбүри таләпләрнең берсе).
“Халык контроле”нә мөрәҗәгать иткәндә яшеренлек гарантияләнә, ягъни мәгълүмат системасында мөрәҗәгать итүченең мәгълүматлары күрсәтелми.
Акча алу өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына (uslugi.tatarstan.ru) мөрәҗәгать итәргә (Чистай шәһәре, Бебель урамы, 121/д йорт) кирәк.