Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе 2018 елның тугыз аенда 37 227 электрон гаризаны эшкәртте.
Росрестрга электрон рәвештә тәкъдим ителгән исәпкә алу- теркәү документлары саны буенча иң яхшы муниципаль берәмлекләр бишлегендә Казан (5 283), Яр Чаллы (1 274) шәһәрләре, Тукай (2 211), Әлмәт (1 332) һәм Зәй (1 280) районнары.
Түбән Кама (959), Әгерҗе (830) һәм Буа (674) районарының нәтиҗәләре әйбәт.
Шул рәвешчә, дәүләт хезмәтләре гражданнар өчен торган саен уңайлы була бара, аларга хәзер күп функцияле үзәк аша Татарстан Росреестрына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, аның өчен моны муниципаль хакимият органнары эшли.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе исегезгә төшерә: Росреестрның rosreestr.ru порталында ведомствоның бөтен төп төрләрен – хокукларны теркәүне, кадастр учетын, бердәм процедураны (бер гариза буенча хокукларны теркәүне һәм кадастр учетын үткәрүне), Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан мәгълүматлар бирүне электрон форматында башкарып була. Документларны электрон рәвештә бирүнең төп өстенлекләре: гаризаны Росреестр порталына тәүлекнең теләсә кайсы уңайлы вакытында бирергә була; физик затлар өчен дәүләт пошлинасын 30 процентка киметү каралган; теркәү срогы нибары бер көн!
Моннан тыш, Татарстан Росреестры, документларның беренче партиясен Росреестр белгечләре белән бир, дигән махсус акция үткәрүне дәвам итә. Аның беренче катнашучысы булу өчен көчәйтелгән квалификацион электрон-санлы имзаң (ЭЦП) һәм электрон теркәүгә бирү өчен әзер документлар пакетың булу кирәк. Укытуны үткәрүгә гаризалар rosreestr.tatarstan@mail.ru электрон почта буенча кабул ителә.
Матбугат хезмәте