4 нче “Каенкай” балалар бакчасы бу елның сентябрендә халыкара экологик тәрбия – “Эко-мәктәп/Яшел әләм” экологик тәрбия программасында катнашты. Әлеге программаның төп максаты - балаларда, ата-аналарда, педагогларда экологик культура тәрбияләү. Бистәбездә экологик проблемалар җитәрлек: Кама елгасында суның пычраклыгы, көнкүреш чүп-чарын вакытында чыгарып түкмәү. Без балалар бакчасы дәрәҗәсендә ул проблемаларны хәл итә алмыйбыз, ләкин чүп-чарның кайбер төрләрен җыярга хәлебездән килгәнчә булыша алабыз. Балалар бакчасы территориясендә батарейкалар һәм пластик шешәләр җыю өчен махсус контейнерлар куелды. Чүп-чарны җыюга балаларны һәм өлкәннәрне активрак тарту өчен “Батарейкаларны җый – Керпегә булыш”, “ Пластик шешә тапшыр – фишка ал” исемле акцияләр оештырылды, монда һәр шешә һәм батарейка өчен бала фишкалар ала. Балалар акциягә бик актив кушылып киттеләр. Сентябрьдә тәрбиячеләр һәм ата-аналар тырышлыгы белән 280 шешә һәм 430 батарейка җыелды. Айлык тәмамланганнан соң кече, урта, өлкән һәм әзерлек төркемнәре балалары өчен “ Экологларга багышлау” бәйрәме оештырылды, анда сентябрь акцияләрендә җиңүчеләр бүләкләнде. Балалар Оля Л., Алексей С., Ангелина К.,
Леонид М., Наташа К. җиңүче булдылар.
Акцияләр ай саен үткәрелә. Бүген үк инде октябрьдә шешәләр һәм батарейкалар күпкә күбрәк җыячакбыз. Балалар гына түгел, аларның ата-аналары да бу эш белән мавыгып киттеләр.
Моннан тыш, һәр төркем ел буена үзенең проекты буенча эшләячәк: кечкенә төркем балалары – “Табигать балалары”, урта төркем балалары балалар бакчасында экологик сукмак ясыйлар, өлкән һәм әзерлек төркеме балалары “Чүп-чар проблемасы - -№1” темасын өйрәнәләр. Яшь буынга экологик тәрбия бирү – киләчәктә табигатькә сак карауның төп нигезе!