Татарстан икмәк пешерүчеләре кайбер мәгълүматлар буенча социаль икмәккә бәяләрне 16 процентка күтәрделәр. Шушы көннәрдә Авыл хуҗалыгы министрлыгының ачык киңәшмәсендә алар дотация сорадылар, ләкин уңай карарга һаман да ирешә алмадылар.
ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының социаль икмәк бәяләре ел азагына кадәр үзгәрмәячәк, дип вәгъдә бирүенә дә карамастан, октябрь уртасыннан «Дарницкий», «Сельский» һәм 1 нче сортлы бодай оныннан пешерелгән икмәк бәяләре артты.
Шул арада Россиядә, Россия статистикасы мәгълүматлары буенча, бодай оныннан пешерелгән икмәкнең бер килограмм куллану бәясе 15 октябрьгә, ел башыннан 3 процентка артып, 47,4 сум тәшкил итте. Арыш-бодай оныннан пешерелгән икмәк 3 процентка - 46,96сумга кыйммәтләнде. РФ Федераль монополиягә каршы хезмәтнең матбугат хезмәтендә гражданнардан икмәк бәясе арту уңаеннан шикаятьләр килә, диләр. Үз чиратында ведомство төбәк идарәләренә бәяләргә контрольне көчәйтергә тәкъдим итте, дип хәбәр итә “Яңалыклар” Россия мәгълүмат агентлыгы.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары, Түбән Кама округыннан сайланган Айрат Хәйруллин, социаль әһәмиятле ашамлыклар бәясен дәүләт дәрәҗәсендә саклап калырга кирәк, дип саный.
«РФ дәүләт бюджеты профициты ашамлыкларга, шул исәптән ипи-күмәч әйберләренә бәяләр үсешен туктату өчен авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәмгә өстәмә акча бүлеп бирергә мөмкинлек бирә. Проблема, беренче карашка тоелганча, алай ук гади түгел. Бер яктан бүген бер буханка ипигә киткән бөртек максимум 4-5 сум тора, шуннан соң он тарттыруга, логистикага, ваклап сату челтәренә, энергиягә чыгымнар шактый кыйммәтләнде. Ягъни җитештерүнең үзкыйммәте, әлбәттә, артты, дип аңлата Айрат Хәйруллин.
Ипи комбинатлары шулай ук бензин, электр энергиясенә тарифлар, он бәяләре, инфляция һәм сумның төшүе аркасында бәяләрне арттыру кирәклеген аңлаталар.
Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары: “ Азык-төлек югары сыйфатлы булсын өчен аңа төрле түбән сыйфатлы суррогатлар кушарга кирәк булмады һәм продуктлар ассортименты киң иде, бөтен дөньяда авыл хуҗалыгына субсидия бирү системасын файдаланалар”, - дип басым ясап әйтте.
Экспертларның безнең комитетта булган исәп-хисаплары буенча 2018 елда авыл хуҗалыгында чыгымнар якынча 120 миллиард сумга артачак. Ә сатудан килгән акча дәрәҗәсе уңыш түбән һәм конъюнктура бик начар булу аркасында берничә процентка азрак булачак, диде Айрат Хәйруллин.
Шуның белән бергә парламентарий, бүген, мәсәлән, чыгымнар артуга карамастан, сөт җитештерүчеләр үз продукцияләрен моннан бер ел электәгегә караганда уртача 3,5-4 сумга арзанракка саталар, дип ассызыклап әйтте.
Аграр комитет рәисе урынбасары, Россия Хөкүмәте үзенең авыл хуҗалыгы җитештерүчесенә ярдәм итә алачак, дигән өмет белдерде. Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, Хөкүмәткә киләсе елга бу максатларга өстәмә рәвештә бюджеп тарафыннан расланганнарга 60 млрд. сум акча бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итүен белдерде, диде.