"Бердәм санлы икътисад дәресе"

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

САНЛЫ ИКЪТИСАДКА ЮЛ

 

23 октябрьдә киләчәк икътисады өчен кадрлар әзерләүгә багышланган матбугат конференциясендә “Бердәм санлы  икътисад дәресе”  беренче Бөтенроссия акциясе һәм Digital Generation федераль хәрәкәтен эшләтеп җибәрү турында сөйләделәр.

 Хәрәкәтнең максаты -  санлы икътисад өчен кадрлар әзерләү һәм “ Санлы аңны үстерү”,  -  дип сөйләде Digital Generation федераль хәрәкәте җитәкчесе Евгения Козлова.

 Әлеге проектны Дәүләт Думасы Комитетының финанс базары буенча Рәисе Анатолий Аксаков актив хуплады. “Тормышыбызның  барлык өлкәләрен диярлек санлаштыру – илебез өчен зур мөмкинлек. Без кыска гына вакыт эчендә  дөньяның  әйдәп баручы илләре дәрәҗәсенә чыга алачакбыз.  Шуның белән бергә күп кенә тармакларның төп мәсьәләсе – “санлы” “компетенцияле” белгечләр җитешмәү, дип билгеләп үтте Анатолий Аксаков матбугат конференциясе кысаларында.

 2018 елның 30 октябрендә Digital Generation кысаларында “Бердәм санлы икътисад дәресе” беренче Бөтенроссия акциясе булачак.  Акция  профиль белгечләре катнашында интерактив лекцияләр форматында узачак.  Дәрес Россия Федерациясенең  кырыктан артык субъектында оештырылачак.  Санлы дәрес барышында Россия Федерациясендә санлы икътисадны үстерүдә  яшьләрнең катнашуы өчен шартлар тудыру турында фикер алышу булачак. Вузлар, стратегик инициативалар агентлыкларының төбәк мәйданчыклары, технопарклар, шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләре санлы дәресне үткәрү мәйданчыклары булып чыгыш ясаячаклар.

 Мәскәүдә үзәк мәйданчык Россия Федерациясенең Сәүдә-сәнәгать палатасы базасында  оештырылачак. Экспертлар бергәлеге, дәүләт секторы, икътисадның реаль секторы вәкилләренең катнашуы планлаштырыла.

Акциядә теләге булган бөтен кеше катнаша:  үз төбәгендә мәйданчыкка бара яки  дәрес язмасын  үткәрелә торган көндә  digitalgeneration.tech проект сайтында карый ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International