Терлекләрне көтү турында

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсеннән басуларда йорт хайваннарын караучысыз йөртүне чикләүне сорап хат килде. Бу гаять зур матди зыян китерә. Терлекләрне йөртү өчен үзәкләштерелгән йөртү урыны булырга тиеш.

Терлек хуҗасы кагыйдәләрне бозган очракта штраф рәвешендә административ кына түгел, ә бәлки гражданлык-хокукый җаваплылыкка да  тартылырга мөмкин. Моңа мисаллар байтак.

Авыл хуҗалыгы терлекләрен мал хуҗаларының җир кишәрлекләренең киртәләп алынган территорияләреннән тыш  ирекле көтү, урамнарда, җиләк-җимеш бакчалары, скверлар, урман парклары территорияләрендә көтү тыела. Кәҗәләрне,  сыерларны,  үгезләрне, сарыкларны көтүче күзәтүе астында (көтүче алар өчен җавап бирә) көтүләрдә яки мөстәкыйль рәвештә – хуҗаның, хуҗа билгеләгән башка кешенең, һәрхәлдә, теләсә кайсы очракта бу максатлар өчен махсус бүлеп бирелгән урыннарда йөртергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International