Татарстан Росрестры шәхси торак өй төзергә ниятләгән кешеләрне кисәтә

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

« РФ шәһәр төзелешенә һәм РФның башка закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында”гы  03.08.2018 ел, 340 санлы карары үз көченә кергәннән соң шәхси торак төзелеше объектларына һәм бакча өйләренә дәүләт кадастр исәбен һәм хокукларны дәүләт теркәве уздыру тәртибе үзгәрде.

 Хәзер гражданнар шәхси торак өй төзегәнче Башкарма хакимият органына (Казанда, мәсәлән, шәһәр төзелеше  рөхсәтләре идарәсе) мөрәҗәгать  итәргә һәм планлаштырылган төзелешне башлап җибәрү турында хәбәр итәргә тиешләр. Ул төзелеп беткәннән соң гражданин ай дәвамында бу хакта вәкаләтле органнарга хәбәр итәргә бурычлы.  Документларга техпланны һәм хокукларны теркәгән өчен дәүләт пошлинасы түләү турындагы мәгълүматларны теркәргә кирәк. Вәкаләтле башкару органнары төзелеш тәмамлану турында белдерү кәгазе биргәннән соң җиде көн эчендә  күчемсез милек объектын кадастр исәбенә кую һәм хокукларны теркәү өчен документларны электрон рәвештә  теркәү органына җибәрәләр. Шул рәвешчә,  гражданнарга  күп функцияле үзәк аша Татарстан Росреестрына мөрәҗәгать итеп торырга кирәкми, аның өчен моны муниципаль хакимият органнары эшли.

Төзеп бетергәч, шулай ук ай дәвамында вәкаләтле органнарга барып шатлыкны уртаклашу зарур.

7 көн дәвамында белгечләр тикшерү үткәреп, төзелгән йортның закон таләпләренә туры килү-килмәве турында бәяләмә әзерли. Әгәр дә төзелгән бинаның таләпләргә туры килүен расласа, әлеге күчемсез милек объектын исәпкә кую буенча теркәү органнарына электрон рәвештә документларны юллый.

 Язылган яңалыклар шәхси торак йортлар гына түгел, бакча йортларына да кагыла. Дачаларында бакчачылар элек йортларын рөхсәтсез, хәбәр итми-нитми салган булсалар, хәзер хәбәр итәргә тиеш булачаклар. Ләкин бу очракта торак булып саналмаган йортлар турында сүз бара.

 Әлеге үзгәрешләр шәхси торак йорт төзелешенә рөхсәтне 3 августка кадәр алган гражданнарга кагылмый. Алар өчен хокукларны теркәү тәртибе элеккечә кала. Җир биләмәләрендә яшәү өчен каралган корылмалар өчен дәүләт кадастр исәбе һәм хокукларны теркәү 2019 елның 1 мартына кадәр саклана. Ягъни, “бакчачылык һәм дача төзелеше өчен” кулланышка рөхсәт булган җир кишәрлекләрендә яшәү өчен билгеләнешле йортларны, техник планы булганда, кадастр исәбенә куярга һәм аңа хокукларны теркәргә мөмкин. 2019 елның 1 мартыннан соң, бу процедураны узмый торып, милеккә хокукны теркәү мөмкин булмаячак.

 Участоктан файдалануга рөхсәт төрен белергә. Әгәр шәхси торак төзелеше өчен, шәхси ярдәмче хуҗалык өчен каралган җир икән, анда торак йорт төзү мөмкин. Бакчачылык участогы икән, бакча йорты гына төзергә ярый.

Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International