Сәкинә әбинең 15 оныгы!

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров Коры Көрнәле авылы кешесен 90 яшьлеге белән котлады.

Бүген котлауларны Сәкинә Кәбирова кабул итә. Юбилярны котларга социаль яклау бүлеге башлыгы Елена Хәмзина, Бутлеровка авыл җирлеге башлыгы Фирдәүс Хәйретдинова һәм җирлек ветераннары советы рәисе Виталий Калинин килде.  Кунаклар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинннан һәм район башлыгы Сергей Демидовтан котлаулар тапшырдылар. Туксан яшендә дә юбиляр үзен яхшы хис итә, кунаклар килгәнгә бик сөенде, алар белән шаяртып сөйләште һәм игътибарлары өчен рәхмәт әйтте. Әбинең 15 оныгы һәм 22 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International