ВЛКСМга – 100 ел. 4 нче өлеш

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

ВЛКСМның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында чираттагы мәкалә бу юлы республиканың күренекле сәяси эшлеклесе, үз юлын комсомолда башлап җибәргән Валентина Николаевна Липужина турында. Балахчино авылы кешесе гомеренең зур өлешен  районнан читтә уздыра. Ләкин үзенең тормышын ул  нәкъ менә комсомол белән бәйли.

 
КОМСОМОЛДА

Ундүрт яшьлек Валя комсомолга сигезенче сыйныфта керә. Бу вакыйга аның хәтерендә  гомерлеккә сакланып кала.

       Бу көнне мин яхшы хәтерлим. Комсомол райкомының беренче секретаре ул чакта Дәүләтшина Дания Салих кызы иде. Шунысы кызык, аннары тормышта безгә аның белән гел  очрашып торырга туры килде. Әлегә кадәр исемдә озын  өстәл, аның  – өстәл башында, ә ян-якларында башка комсомол әгъзаларының  утыруы  сакланып калган. Бу бик мөһим, истә калырлык вакыйга иде. Минем комсомол эшчәнлегем менә шулай  башланды, аннары ул җәмәгать эшеннән һөнәремә әйләнде.

Киләсе елда мин инде сыйныф комсоргы булдым.  Бөтен җирдәге кебектер инде, төрле чаралар үткәрү   комсомол оешмасы аша        эшләнде. Өлкән сыйныфларда мин урта мәктәптә (хәзер 1 нче Алексеевск урта мәктәбе) укыдым. Шунысы кызык, аны без төзедек. Әлбәттә,  төп эшне төзүчеләр башкарды, ә без, комсомол активистлары җәйге каникуллар вакытында аны файдалануга тизрәк кертергә булыштык: катларны җыештырдык, тәрәзәләрне чистарттык, чүп-чарны чыгардык. Элек мәктәп кечкенә генә, агачтан салынган иде. Ә бусы зур итеп кирпечтән төзелде.    Унынчы сыйныфны без яңа мәктәптә тәмамладык. Иң мөһиме, педагогларыбыз искиткеч әйбәт иделәр, без аларны бик ярата идек. Сыйныф җитәкчебез Антонина Ивановна Абрамова иде. Ул  миңа факультетны сайларга булышты.  Педагог буласыма шикләнмәдем. Ә менә кая барырга –  филологик факультеткамы, әллә физика-математика факультетынамы? Монда инде мин уйга калдым. Шулай да  икенче вариантны сайладым һәм Алабугага киттем. Ни өчен бу шәһәрне сайладыммы? Минем мөстәкыйль буласым килде. Алексеевск мәктәбендә өч ел уку вакытында мин иреккә күнектем, чөнки интернатта торып укыдым, ә өйгә ял көннәрендә генә кайта идем. Казанда туганнарым күп иде, ләкин мин аларның кайгырту-күзәтүендә буласым килмәде. Үземне мөстәкыйль шәхес итеп тойдым.

 
 
РАБФАК

 

Алабугада мин тиз арада җәмәгать эшчәнлегенә кереп киттем, һәм пединститутның икенче курсында мине физика-математика факультетының комсомол оешмасы секретаре итеп сайлап куйдылар. Соңрак институтның комсомол комитеты әгъзасы итеп сайладылар. Тормышыбыз кызыклы һәм җанлы иде. Безнең группада мәктәпне тәмамлап, армиядә хезмәт иткән һәм аннары гына ВУЗга кергән егетләр күп иде.  Аларга керү имтиханнары тапшыру безгә караганда авыррак булды. Шул чакта комсомол комитетында  укырга керергә әзерләү өчен җәмәгать башлангычында эшче факультет  булдыру идеясе туды һәм укытучылар булып студентлар үзләре эшләде. Ректорат идеябезне хуплады, безгә кичләрен алар белән шөгыльләнү өчен бүлмә бүлеп бирде. Укытучылар программа төзергә булыштылар. Мин тригонометрияне укытырга алындым. Бу шуның белән бәйләнгән иде: мин укырга кергәндә тригонометриянең без мәктәптә укымаган бүлеген тапшырырга кирәк булуы ачыкланды. Ашыгыч төстә кимчелекләрне бетерергә туры килде.  Имтиханнарда шулай да куркыныч булды: әгәр билетта  нәкъ менә шул сорау эләксә? Башкаларны моннан саклау өчен мин тригонометрияне алдым. Без газетага игълан бирдек, аларны урамнарга ябыштырып йөрдек. Институтта бу хакта сөйләделәр, һәм безнең рабфакка Алабуга яшьләре арасында сорау зур булды. Егетләр бик теләп укыдылар, ә без, укытучылар, алар имтиханнарын уңышлы тапшырып, институтка кергәч, сөенеп бетә алмадык. Хезмәтебез бушка китмәде, монда үзебезнең дә өлешебез барлыгын аңлап, горурлык хисе кичердек.

 
КОМСОМОЛ  “ОГОНЕК”ЛАРЫ

Аннары мине комсомол шәһәр комитетының – икенче, ә бер елдан беренче секретаре итеп сайладылар. Алабуга – зур булмаган, кызык шәһәр. Шул чакта, яшьләрне нәрсә белән мавыктырырга? дигән сорау туды. Яшьләрнең буш вакытларын үткәрүләре проблемасы һәрчак актуаль, ә ул чакта ул кабыргасы белән торды. Без комсомол “огонек”лары үткәрдек, партия  райкомының ярдәмен тоеп яшәдек.  Бердәнбер “Кама” ресторанына барып, алардан безгә айга бер тапкыр үз чараларыбызны үткәрергә рөхсәт итүләрен сорадык.  Активистлар, комсомоллар өчен комсомол “огонек”ларына чакырулар әзерләдек. Төп шарт – бернинди алкоголь дә булмасын! Номерларны мәдәни-агарту училищесы студентлары белән тутырдык, ә яшь укытучылар лекцияләр укыдылар. Бу “огонек”лар бик популяр иделәр, билетлар алу өчен чиратлар хасил булды. Яшь шагыйрьләр клубы тагын бер юнәлеш иде. Анда шигърият белән мавыккан, үзләре шигырь иҗат иткән студентлар, яшь укытучылар катнашты. Айга бер тапкыр турыдан-туры шәһәр комитеты бинасында шигъри кичәләр үткәрелде. Чәй табыны янында без үз шигырьләребезне, ул чакта популяр булган Роберт Рождественский, Евгений Евтушенко шигырьләрен укыдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International