ҖИТЕШТЕРҮНЕ АРТТЫРЫП

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

“Алексеевск” халык предприятиесендә Новосспаск авылында урнашкан терлек абзарларын тулы көчкә яңартып кору бара.
 Ремонттан соң алты бинада ит токымлы 1500 мөгезле эре терлек асралачак. Ике объект төгәлләнде диярлек, калган дүртесендә параллель рәвештә ремонт эшләре бара: өстәмә капкалар куела, стеналары агартыла, суны җылыта торган су эчерү системасы үткәрелә, яктырту монтажлана. Ремонт эшләрен 25 октябрьгә төгәлләү планлаштырыла. Шулай ук ирекле чыгарып йөртү өчен утар киртәләп алына. Новоспасскида комплекс авыл икътисадына уңай йогынты ясаячак, чөнки анда өстәмә эшче куллар барлыкка киләчәк. Ә дүшәмбе көнне ремонт эшләренең барышын карарга “Звениговск” авыл хуҗалыгы производствосы кооперативы директоры Иван Казанков килде. Ул шулай ук Новоспасск авылындагы иске чиркәүне торгызуда ярдәм итәргә әзер икәнлеген әйтте.
   Терлекчелектә җитештерү күрсәткечләренә килгәндә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча 23 октябрьгә район хуҗалыклары көн саен 84 тоннадан артык сөт савып алалар. Бер сыерның уртача савымы 14 литр тәшкил итә. Көн саен районда 93 тонна сөт сатыла, шуларның 15 тоннасын халык җитештергән. Сыерлардан иң күп сөт “Родина” колхозында. Биредә бер сыердан 21 кг алалар. Шулай ук әйбәт күрсәткечләр “КШ-Агро”да, анда һәр сыердан 18 кг савалар. Тугыз айда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары барлыгы 24,5 мең тонна сөт җитештерделәр, бер сыердан савып алынган сөт 3781 кг тәшкил итә. 1,9 мең тонна мөгезле эре терлек ите җитештерелде, уртача үсеш – 763 грамм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International