Мобиль кан тапшыру станциясе берничә тапкыр Алексеевск районында булды.
Кан тапшыру өчен, кагыйдә буларак, махсус медицина учреждениесенә барырга кирәк. Ә гаять зур тизлек белән баручы тормышыбызда без моңа еш кына вакыт таба алмыйбыз. Нәкъ менә шуңа күрә донор материалы җыю буенча күчмә чаралар оештырыла.
Биоматериал тапшыру кагыйдәләре стационар бүлектә дә, күчмә пунктта да бертөсле. Баштан ихтимал булган донор медицина каравы үтәргә, анализга кан тапшырырга тиеш. Каршылыклар булмаганда аны исемлеккә кертәләр һәм процедурага җибәрәләр.
Без күчмә кан тапшыру станциясендә булып, донорлар белән әңгәмә кордык.
– Канымны беренче тапкыр гына тапшырмыйм инде. Бу сәламәтлекләре начар кешеләргә ярдәм итү өчен аңлы гржданин үтәргә тиешле иң аз нәрсә, – ди Марат Гайсин.
– Мин ышанам: 10 минут югалткан вакытым кемнеңдер гомерен саклап калачак. Шуңа күрә бүген бирегә кан тапшыру өчен килдем дә инде, – дип уртаклашты............
Донор каны – хәзерге вакытта бүтән бернәрсә белән дә алмаштырып булмый торган бердәнбер дәвалау чарасы. Шуңа күрә донор булу – яхшы һәм мактаулы гамәл.
Сан: 23 октябрьдә 150 алексеевскилы кан доноры булды