“Тоннель” операциясе

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

ЮХИДИның Алексеевск бүлеге хәбәр иткәнчә, 25 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр бистәдә “Тоннель” операциясе узачак.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юлның йөри торган өлешендә хокук бозуларга чик куячак, шулай ук машина йөртүчеләрнең аеклыгын, куркынычсызлык каешларының каптырылганмы-юкмы икәнлеген, балигъ булмаган пассажирларны йөртүнең дөреслеген һ.б.ларны тикшерәчәк. Юлларда игътибарлы булыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International