2019 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе тулысынча санлы телевидениегә күчәчәк. Санлы телевизион тапшырулар челтәре барлыкка килгәч, Россия гражданнары бушлай 20 санлы каналның сыйфатлы телевизион тапшыруларын карый, шулай ук тагын өч радиоканалны тыңлый алачак.
Алексеевск районында Саескан Тавы - ТВ станциясендә икеләтелгән мультиплекс җиһазы тоташтыруга әзер. 2018 елның декабреннән районыбызның төньяк -көнбатыш өлешендә санлы сигнал сыйфаты яхшырачак.
Исегезгә төшерәбез: 2019 елның гыйнвар уртасыннан телевидениенең аналогы туктатылачак. Ә әлегә кадәр ТВны аналогта (телевизор почмагында өске якта «А» тора) караучы барлык гражданнарга санлы приставкалар яки DVB-T2 функцияле телевизор алырга кирәк булачак.
Барлык сораулар буенча 8(843-41) 4-02-01 телефонына мөрәҗәгать итәргә.