Талпан тешләсә,нишләргә?
Әгәр дә үзегездә тәнгә кереп утырган талпан тапсагыз, беренчедән, тынычланыгыз. Исегездә тотыгыз: теләсә кайсы кискен хәлдә дә салкын канлы булып калырга кирәк.
Иң беренче чиратта, талпанны тартып чыгарыгыз. Әлеге эшне сәгать йөреше уңаена каршы борып, пинцет ярдәмендә бик дикъкать белән башкарырга кирәк. Беркайчан да талпанны кисәк тартып алмагыз, чөнки ул инде үзенең алгы тәпиләре белән сезнең тирегезгә ябышкан, әгәр катырак тартсагыз, сез аның башын өзәчәксез, һәм ул гәүдәсе белән тирегез эчендә калачак. Ул очракта өзелеп калган башны алдан утта кыздырылган энә очы белән аласы булачак. Әгәр сезнең тирегездә талпанның арткы ягы гына калса да, аны ахыр чиктә скальпель белән кисеп алырга туры киләчәк. Сезнең кул астыгызда пинцет кебек җайланма юк икән, ул очракта бөҗәкне, җептән ясалган боҗра ярдәмендә, әйләндереп чыгарга мөмкин.
Талпанны үсемлек мае ярдәмендә тартып алу ысулы турында еш сөйлиләр. Янәсе бөҗәк тончыга башлый һәм үзе чыга.Табиблар моны эшләргә тәкъдим итмиләр. Бөҗәк чыннан да тончыга башлый, ләкин бу очракта сезнең канга максималь күләмдә селәгәй чыгара, чөнки аның күңеле болгана башлый. Ә без беләбез: нәкъ менә селәгәйдә авыру тудыручылар бар.
Хортумчык һәм аякларТалпанны тартып чыгарганнан соң, игътибар белән аның барлык өлешләрен-аякларының санын (хортумчык аяклардан аерылмый) карап чыгабыз. Алар икегә бүленми торган санда булырга тиеш. Әгәр дә икегә бүленә икән, димәк, талпанның угы тәндә калган. Аны тартып чыгарыр өчен, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, шул ук вакытта укол да ясау зарур. Исегездә тотыгыз: уколны барыбер дә ясарга туры киләчәк. Шуңа күрә бу эшне озакка сузмагыз.
Талпанны якындагы лабораториягә СЭС анализына илтеп тапшыру өчен, аны кечкенә генә тартмага салырга онытмагыз.
Талпан тешләгәннән соң 10 көн үткәч, сезгә, инфекцияләр булу-булмауны тикшерү өчен, кан тапшырырга кирәк булачак. Моны эшләү шулай ук мәҗбүри. Тагын ике атнадан — кабат анализ, М иммуноглобулиннары энцефалитка, ә тагын бер атнадан — М иммуноглобулиннары боррелиозга. Әлбәттә, бу турыда сезгә табиб сөйләргә тиеш, ләкин бу хакта үзебезгә белү яхшырак: кем кисәтелгән — шул коралланган.