Гөмбәчеләр өчен

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

 

  1. Урманга киткәндә һәрвакыт якыннарыгызга,  дусларыгызга кая баруыгызны һәм кайчан кайтырга планлаштыруыгызны хәбәр итегез.
  2. Бара торган урынны картадан өйрәнегез.
  3. Таныш булмаган урында эчкә ерак кермәгез. Әгәр шулай да барырга карар итсәгез, юлда ориентирлар калдырыгыз, алар буенча таныш урынга  кайтырга мөмкин булачак.
  4. Туганнарыгызны һәм якыннарыгызны(өлкән, төрле авырулары булган кешеләрне) озата баручыларсыз җибәрмәгез. Андый кешеләр урманга ялгыз гына китмичә, тәҗрибәле юлаучылар белән барсалар да, табиб рекомендацияләре буенча бирелә торган дару препаратларын алырга онытмасыннар. Әлбәттә, балаларны да ялгызларын гына җибәрмәгез.

УРМАНДА АДАША КАЛСАГЫЗ, НИШЛӘРГӘ:

Шунда ук туктап, тынычланырга һәм төп куркынычсызлык таләпләре үтәлми торып, алга баруны дәвам иттермәскә.

  1. Бер сәгать буена урында калыгыз. Бу коллегасын югалткан төркемгә килү юлыннан кире кайтырга һәм аны табарга мөмкинлек бирәчәк.
  2. Иптәшләреңне көтеп тормыйча җирдә бер метрга бер метр зурлыкта мәйданчыкны чистартырга һәм мөмкин кадәр төгәлрәк итеп басып торган урынның карта-схемасын ясарга. “Карта”га төгәлрәк итеп килү юлыңны    төшерергә. Шуның белән бергә  карта төзүнең төп кагыйдәсен онытмаска:  төньяк – картаның югары өлешендә, көньяк – түбәндә.
  3.  Игътибар белән тыңларга. Автомобиль, локомотивлар , башка сигналлар ишетсәгез, ул тавышларга таба барырга, хәрәкәт иткәндә туры сызыкны сакларга тырышырга, моңа  агачларда киртләп калдырылган  тамгаларга карап ирешергә була. Шуның белән бергә бару юнәлешеңне кимендә өч  предмет үткәннән соң күзәтеп торырга,  артка карап, агачлар, сынган ботаклар буйлап дөрес бару-бармавыңны тикшерергә һ.б.лар.
  4. Урманда иң мөһиме -  югалып калмау һәм түбәндәгеләрне истә тоту:

- төнлә йөрмәскә, төн ул көчне ныгыту вакыты;

- җәнлекләр йөри торган сукмактан йөрмәскә, чөнки  хайваннар белән очрашуың бар, ә алар белән бәйләнешкә керү кирәк түгел;

-  урманның           сазлыклы, бигрәк тә  бака тәңкәсе белән капланган урыннарына барып чыкмаска;

- таныш булмаган кыргый үсемлекләрне ашамаска, су эчүең хәерлерәк. Кеше ашамыйча 30 көнгә кадәр  , ә менә сусыз нибары бер атна гына яши ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International