.Беренче мизгелдә яра кырыйларын кысып һәм аңа гел төкереп, агуын суырып ташларга тырышыгыз. Ләкин авыз эчендә вак яралар булса, суырып ташлау тыела;
2. Хәрәкәтләнмәскә;
3. Аллергиягә каршы дару эчәргә;
4. Күп итеп сыеклык эчәргә;
5. Махсус сыворотка кертер өчен хастаханәгә барырга.
Шул ук вакытта елан чаккан урынга бау бәйләргә яки алкоголь кулланырга ярамый.
Ләкин, ни кызганыч, кеше берүзе булганда, хастаханәгә барып җитә алмаска мөмкин. Бу очракта нишләргә соң?
1. Чакканнан соң, шунда ук агуны суырырга тотыныгыз (ләкин бу ысул беренче минутларда гына булыша);
2. 5-10 минуттан исә дару эчегез. Аптечкада новокаин 2%, киң спектрлы антибиотик, мәсәлән, доксициклин булырга тиеш.
Үзлектән ничек дәваланырга?
1. Чаккан урынны йогышсызландырырга;
2. Шул урынга новокаин кадарга (3-4 укол).
3. Әгәр дә шеш барлыкка килә башласа, кырыйларына кадарга. Димедрол һәм кордиамин уколларын ясарга.
4. Тешләү урынында сепсис һәм ялкынсынуны булдырмас өчен, антибиотик эчәргә.
5. Суны регидрон белән бутап эчәргә.
6. Чаккан урынны йод яки спирт белән сөртергә.