Игътибар – мошенниклар!
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы кулланучылар базарында бозуларны булдырмау максатында сатып алучылар игътибарына түбәндәгеләрне җиткерә:
газ сигнализаторларын актив сату очраклары (төрле сәүдә) яңартылган.
Сатучылар йортлар, фатирлар буйлап газ хезмәте хезмәткәрләренең киемендә йөриләр, алар үзләрен газ тикшерү хезмәткәрләре, дип тәкъдим итәләр.
Сатучылар потенциаль сатып алучыларның ышанычын яулыйлар, аннары аларда товарның куллану сыйфатына карата ялгыш фикер барлыкка китерәләр, шулай ук йорттагы (фатирда) әлеге прибор булмаган очракта гражданнар газ һәм янгын сүндерү хезмәтләре тарафыннан штрафка тартылачак, дип алдыйлар.
Гәрчә кабул итү актында "товарны сатып алу мәҗбүри түгел" дигән язу булса да.
Сатып алучылар аудиториясе: халыкның социаль яклауга мохтаҗ катлавы.
Товар сату бәясе, маркасына карап, якынча 7 мең сум тәшкил итә.
Шул ук вакытта товарның чынлыктагы бәясе 2-5 мең сум чикләрендә тирбәлә (интернет ресурслар мәгълүматлары буенча).
Сатып алынган товарны кире кайтару яки сатучыга карата башка таләпләр кую кыенрак, чөнки: 1) сатучының (шәхси эшмәкәр) тулы мәгълүматлары юк, телефон шалтыратуларына җавап бирми; 2) товарның паспортында (инструкциясендә) җитештерүче, импортер турында мәгълүматлар, гарантия талоны юк.
Игътибарлы булыгыз, үзегезне алдатмагыз.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы