Бүген Алексеевск районында “Югары казанышлар командасы” программасы буенча муниципаль хезмәткәрләр укытыла. Программа ике көнлек курсларны күздә тота. 16 көндезге академик сәгать эчендә идарә эшчәнлегенең иң мөһим мәсьәләләре: бурычны формалаштыру теориясе, альтернатив карарлар эшләү, “юл картасы” һ.б.лар каралды. Программа дәүләт һәм муниципаль идарәнең югары мәктәбе (Казан федераль университеты) тарафыннан гамәлгә ашырыла. Укытуны Евгений Фарносов – коуч ICF, психолог, бизнес-тренер, S-menedgement компаниясе директоры үткәрә.
Белем бирү программасында катнашучыларны Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов, ТР Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлары Департаментының дәүләт хезмәткәрләрен һөнәри яктан үстерү секторы мөдире Андрей Беденьгов һәм КФУның дәүләт һәм муниципаль идарәсе югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксёнова сәламләде.