Хөрмәтле алексеевскилылар, авыл кешеләре!
23 октябрьдә мобиль комплекста республика кан тапшыру станциясе белгечләре “Донор көне” үткәрәчәкләр.
Кан әзерләү мобиль комплексы иртәнге 9 дан “Алексеевск үзәк район хастаханәсе” дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең үзәк ишегалдында эшләячәк. Кан тапшыруга 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге кешеләр чакырыла. Донорларга кичтән әче, тозлы, майлы һәм югары калорияле ризыктан тыелып торырга. РФ Хезмәт кодексының 186 нчы маддәсе нигезендә донорларга 400-450 мл кан тапшырган өчен бер көн ял, туклану өчен 600 сумнар тирәсе акча бирелә. Үзең белән паспортың булу шарт.