Дания Дәүләтшинаның комсомол юлы. Икенче өлеш

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

Дания Дәүләтшинаның Алексеевск районы комсомол оешмасы секретаре җитәкчесе булып эшләве турында истәлекләрен бастыруны  дәвам иттерәбез


 Комсомол җитәкчелегендә

 Партия райкомының беренче секретаре Макаров белән җитди сөйләшкәннән соң Дания Дәүләтшина Казанга комсомол өлкә комитетына китә. Анда аны  туган гаиләсенә кабул иткән кебек каршы алалар һәм урында  оешманы җитәкләүне ышандыралар. Яшь укытучы белән беренче секретарь Җамалетдинов һәм икенче секретарь  Данилов сөйләшә, алар комсомол эшенең мөһимлеге турында сөйлиләр. Ачыкланганча, кандидатураны раслаганда институтта укыгандагы җәмәгать активлыгы зур роль уйный.

Районга кайткач, Дания педагогларның август конференциясендә чыгыш ясый, анда берничә тәкъдим кертә. Биредә комсомоллар да була, алар аның җитәкче булачагын аңлыйлар. Шуннан соң комсомол пленумында Дания Дәүләтшинаның кандидатурасын раслыйлар.
 –   Миңа кадәр әлеге яшьләр оешмасын Казаков җитәкләде,  – дип искә ала Дания Салих кызы. – Ул миңа эш урынымны күрсәтте һәм коллектив белән таныштырды. Ул вакытта анда тәҗрибәледән дә тәҗрибәле комсомол егетләр: Сурков, Кольдюшов эшли иде. Ә Казаков ачкычларны гына бирде дә: “Калганнарын үзең белерсең. Әгәр мин сиңа хәзер сөйли башласам, синдә билгеле бер фикер барлыкка киләчәк. Үзең барысын да аңлап төшенсәң, яхшырак булачак. Бездә яшьләр яхшы, сиңа ярдәм итәрләр”. Мин моны дөрес, дип саныйм. Минем колхоз яшьләре белән аралашу тәҗрибәм бар иде. Терлекчеләр, сыер савучылар һәм механизаторлардан мин тормышка  өйрәндем...

Беренче айларда яңа җитәкче районның барлык авылларында була, анда яшьләр белән очрашулар үткәрә. Аңа “Комсомолка” кушаматлы ат бирәләр. Менә аңа утырып, ул районның барлык колхозларын һәм совхозларын йөреп чыга. Аны үзе җигеп, туарырга өйрәнә. Коллектив, андагы хәлләр белән танышкач, эшкә керешә. Комсомол җитәкчесе булып Дания Дәүләтшина өч ел: 1956-1959 елларда эшли.

ВЛКСМда эшләү клуб эшен һәм авылда үзешчән сәнгатьне оештырудан гына түгел, ә бәлки партиягә зур сәяси мәсьәләләрне хәл итүдә булышудан да тора.

  • Ул чакта иң мөһим бурычларның берсе Хрущев кукурузын үстерү иде. Без һәр бөртекне тезләнеп чәчтек, уңыш үстердек. Шулай ук ул вакытта терлек азыгы җитмәде. Һәм мин бөтен районны яфрак азык әзерләүгә күтәрдем. Бу зур эш, аны вакытында үткәреп өлгерергә кирәк иде. Аннары хәтта Казаннан бездә терлек азыгы әзерләүнең ничек оештырылуын карарга килделәр.

 Куян үрчетүчелек

Ул вакытта Хрущев ит, сөт җитештерү буенча Американы куып тотып, узып китәргә чакырды. Хуҗалыкларга ит җитештерү буенча ике-өч план үтәргә кирәк иде. Шул бурычларны хәл итүнең берсе куян үрчетүчелек  иде.

– Без команда җыеп, куян үрчетүчелеккә өйрәнергә киттек. Колхоз-совхозларда читлекләр ясадык, куяннар алып кайттык. Ләкин бу эш авыр булды. Рәисләр моның белән шөгыльләнергә теләмәделәр. Алар куяннар түгел, ә дуңгызлар, мөгезле эре терлекләр санын арттырырга әзер иделәр. Ләкин бу партия күрсәтмәсе иде. Мин моның белән партия райкомы пленумында чыгыш ясадым.: “Читлекләр ясагач,сез моны телисезме-юкмы, куяннарыгыз да булачак”. Беренче секретарь Макаров бу эштә мине хуплады. Миңа җитәкчеләрне бу юнәлеш белән шөгыльләнергә мәҗбүр итү өчен төрле хәйләләргә барырга туры килде. Саконда “Власть Советов” колхозы бар иде. Аның рәисе Майоров куян үрчетүчелекнең иң ялкынлы дошманы иде.

Хәлне җиңү өчен мин 10  данә куян сатып алдым  һәм “Комсомолка”га утырып, иртәнге  4 тә Сакон авылына киттем. Идарәдә беркем юк иде, бары тик җыештыручы гына идәннәр юып йөри иде. Мин, аның кабинетыннан ашыгыч төстә документ алырга кирәк, дидем. Ул миңа ачкыч бирде һәм идәннәр юуын дәвам иттерде. Ул эш белән мәшгуль булган арада мин куяннарны рәис кабинетына  алып кердем дә, шунда калдырып, чыгып киттем. Табигый ки, кабинет хуҗасы килгәч, ул  куяннарның бөтен кабинетны пычратып, җимереп бетергәннәрен күргән. Моны кемнең эшләгәнен ул шундук аңлап алган.  Шунда ук миңа шалтыратты, минем турыда нәрсә уйласа – шул хакта барысын да әйтеп бирде. Ләкин бер атнадан  шул куяннар асрала торган яңа читлекләрне карарга чакырды. Майоров районда куян үрчетүчелек турында беренчеләрдән булып хәбәр итте.  Менә шулай акрынлап кына куяннар бөтен хуҗалыкта пәйда булды. Комсомол актив төстә авыл клубларын, фермаларны, бозау абзарларын һәм авылда башка корылмаларны  ремонтлау белән шөгыльләнде. Эшебезне күреп алдылар һәм безгә инде тәҗрибә уртаклашырга килә башладылар.

Яшьләр фестивале

Шундый нәтиҗәле эшчәнлек өчен  Алексевск комсомолы җитәкчесен яшьләр һәм студентларның 1957 елда Мәскәүдә узган беренче Бөтендөнья фестиваленә Татарстан исеменнән делегатлар арасына кертәләр. 


 - Фестиваль гаять зур вакыйга булды. Бигрәк тә мин, яшь кыз өчен   131 илдән 34 мең кеше арасында башкалада булу онытылмаслык хәл иде. Хәзер генә ул яшьләр илләр буйлап сәяхәт итәләр һәм чит ил кешеләре белән ирекле аралашалар. Ә “тимер пәрдә” вакытында чит ил гражданнарын, бигрәк тә кара тәнлеләрне  күрү  акылга сыймаслык бер нәрсә иде. Ул вакытта кунаклар илебезнең ачык һәм игелекле булуына гаҗәпләнделәр.

  
 Хрущев белән

 


 1958 елда Дания Дәүләтшинаны ВЛКСМның XIII съездына делегат һәм комсомол Үзәк Комитеты әгъзасы итеп сайлыйлар. Мәскәү Кремленең   Георгиев залында тантаналы кабул итүдә аның Хрущев белән тарихи очрашуы була.

  • Зур банкет өстәленең башында – союздаш, ә шуннан соң автономияле республика вәкилләре утырды. Никита Сергеевич делегацияләр янына рюмка тотып килде һәмсәламнәр тапшырды. Генеральный секретарьның безгә кадәр сузыла алмаска мөмкинлеген аңлап,мин үз урынымнан торып, кыю гына көньяк республикалар вәкилләре арасына кысылып утырдым. Алар минем бокалыма нәрсәдер салдылар. Шунда Хрущев нәкъ менә безнең яныбызга якынлашты һәм “Төрекмәнстанның мамык үстерүчеләренә сәлам әйтегез”, – дип минем күршеләремә мөрәҗәгать итте. “Никита Сергеевич, мин Татарстаннан. Сезгә безнең комсомолдан сәлам тапшырам!” Баштан ул минем тулы бокалымны күрде, бераз гына гаҗәпләнде, мин, кыю кызны, күрер өчен күзләрен күтәреп карады. “Татарстан эшчәннәренә сәлам әйтегез”, – диде дә, рюмкасын эчеп бетерде. Мин рюмкамны, аның аракы булуын да аңлап җиткермичә, бер кабуда бушаттым. Шуннан соң делегациябез җитәкчесе коры гынаминемберкетмәне бозуыма һәм күңелсезлек булачагына ишарә ясады.

Мин исә бөтен нәрсәгә әзер идем. Минем өчен иң мөһиме дәүләт башлыгын яшьләребез исеменнән сәламләү генә иде.

Казанга кайткач, мин партия активында чыгыш ясап, сәфәребез йомгаклары турында сөйләдем. Ахырдан партия өлкә комитетының  беренче секретаре Семен Денисович Игнатьев: “Нишләп син безгә иң мөһиме турында сөйләмәдең? Ни өчен Никита Сергеевичтан сәлам тапшырмадың?” – дип сорады. “Мин ничек булганын барысын да сөйләдем”, – дидем. Зал егылып көлде. Ә бер айдан мине партия өлкә комитетына чакырдылар: “Комсомолда туймадыңмы әле?” Хәзер  мине комсомолдан чыгаралар икән, дип уйлыйм. “Сиңа алга таба барырга вакыт. Сине Биләр районының партия райкомы секретаре итеп тәкъдим итәргә телибез”. Мин моны көтмәгән идем. Минем тормыш мәктәбем – комсомол шулай тәмамланды.  Комсомол һәм Алексеевск районы минем чишмә башым булды. Нәкъ менә биредә мин җәмәгать, дөресрәге, партия тормышында беренче адымнарымны ясадым. Кешеләр  белән эшләү  һәм карарлар кабул итү тәҗрибәсе алдым. Гади булмаган бурычларны бергәләп хәл иткән, партия карарларын тормышка ашырган кешеләргә рәхмәтлемен.

 
 
 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International