21 октябрьдә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Алексеевскилылар өчен календарьдагы бу көн аеруча әһәмиятле. Хезмәткәрләренең профессионализмы, башкара торган эшләренең күләме һәм сыйфаты белән танылган иң зур предприятие нәкъ менә Алексеевск җирендә урнашкан. “Алексеевскдорстрой” Татарстан Республикасында гына түгел, б бәлки аннан читтә дә дан тотучы бренд ул.
Район башлыгы Сергей Демидов юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котлый:
– Хөрмәтле районның юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм. Юллар – теләсә кайсы территориянең инфраструктур үсешендә иң мөһим һәм аерып алгысыз элемент. Бу үзләренең хезмәтләре һәм осталыклары белән юлларны һәм күперләрне, урам-юл челтәре объектларын салучыларның, төзекләндерүчеләрнең һәм тәртиптә тотучыларның бәйрәме. Ел саен юл челтәре арта бара һәм үзенә торган саен күбрәк игътибар таләп итә. Меңнәрчә машина йөртүченең, пассажирның һәм җәяүленең тормышы һәм куркынычсызлыгы юл төзүчеләрнең сыйфатлы эшләүләренә бәйле.
Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, киеренке, гаять зур хезмәтегез өчен ихлас күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләремне кабул итегез. Сезнең барыгызга да уртак эш хакына теләсә кайсы һава торышында: эссе челләдә дә, зәмһәрир суыкта да лаеклы, намус белән эшләвегез өчен рәхмәт әйтәм.
Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, көч һәм гаилә иминлеге, төгәл һәм вакытында финанслануыгызны, тормыш юлыгызда уңышлар һәм сыйфатлы яңа юллар салуыгызны телим.
Күптән түгел Оренбург трактында бер участогы – Бертуган Батталовлар урамында юл ачылды, анда капиталь ремонт үткәрелгән иде. 39,2 мең квадрат метр мәйданны реконструкцияләгәннән соң юлның йөри торган өлеше дүрт полосага кадәр киңәйтелде, ә автобус хәрәкәте схемасы өч тукталышка озайтылды. Реконструкцияләүне “Алексеевскдорстрой” ААҖ подряд оешмасы үткәрде. Юлны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” ААҖның директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев һәм “Алексеевскдорстрой” ААҖның генераль директоры Марат Саттаров катнашты.
Эшләр комплексында участок киңәйтелде, ике яктан да 3 м киңлектәге җәяүле сукмаклары ясалды, су белән тәэмин итү, канализация, газ белән тәэмин итү, элемтә, электр белән тәэмин итү челтәрләре яңадан ясалды. Моннан тыш, юлларны капиталь ремонтлау барышында светодоит яктырткычлар белән яңа тышкы яктырту челтәрләре, павильонлы, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы элементлары, светофорлары белән туктау мәйданчыклары, шулай ук яңгыр сулары канализациясе челтәрләре төзелде.
Сәламләгәннән соң Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары һәм Казан мэры символик юл билгесен әйләндереп куйдылар, ул реконструкцияләнгән участокта юлны ачып җибәрде. Шуннан соң юлдан йөк техникасы колоннасы узды, ул шәһәр кешеләренә ачылыш турында хәбәр итте.
Бу юл капиталь ремонтка кадәр ике полосалы иде. Анда яктырту һәм җәяүле сукмаклары булмады. Ул автомобильчеләрнең һәм җәяүлеләрнең куркынычсызлыгына тискәре тәэсир итте. Хәзер бу проблема үткәндә калды – ремонттан соң юл барлык таләпләргә тулысынча җавап бирүче дүрт полосалы киң проспектка әйләнде.
Юлны ачу тантанасы тәмамланганда Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Илсур Метшин иң яхшы юл хезмәтчәннәренең хезмәтләрен билгеләп үттеләр һәм аларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Мәсәлән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары белән төягеч машинисты Рәүф Загриевны, асфальт-бетон салу машинисты Василий Васильевны һәм машина йөртүче Илнур Гыйльметдиновны бүләкләделәр. Мэрның Рәхмәт хатларын машина йөртүче Рифкат Мәҗитовка, каток машинисты Динар Нуретдиновка һәм юл эшчесе Дмитрий Степановка тапшырдылар.
www.kzn.ru) материаллары буенча