Дания Дәүләтшинаның комсомол юлы

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

Дания Салих кызы Дәүләтшина — республика, хәтта, әйтергә кирәк, Бөтенсоюз  күләмендәге фигура! ТАССР Югары Советы Президиумы Секретаре Дания Салих кызы үз юлын Урта Тигәнәле мәктәбендә укытучы булып эшләүдән башлый. ВЛКСМның 100 еллыгы елында  районыбызда республика дәрәҗәсендә дәүләт хезмәтендә җитди биеклекләргә ирешкән бу оешманың күренекле лидеры.

Күптән түгел без Казанда  аның өендә булып, аның белән әңгәмә кордык. Ул комсомолның үсеше,  Алексеевск районында яшь комсорг вазыйфасында беренче адымнары һәм аның язмышын үзгәрткән әһәмиятле вакыйгалар турында сөйләде. Дания Салих кызы ачык йөзле, кызык ханым, ул яшь буынга тормыш тәҗрибәсен тапшырып калдырырга ашыга. Ул хәзер үзенең иҗтимагый ролен шунда күрә. Хәтта лаеклы ялда булып та, үзе тора торган урындагы мәнфәгатьләр белән генә яшәми, киң масштабта, дәүләтчә фикер йөртә ул.

Тормыш юлы

Чистай кызы Дания Салих кызы үзенең тормыш юлы Алексеевск районында башланды, дип саный. Беренчедән, аның әнисе – безнең якташыбыз. Ә авыр елларда аның гаиләсе, нужадан һәм ачлыктан качып, биредә яши. 1937 елда, Чистай райкомы пленумының ун әгъзасыннан тугызын утырткач, аның әтисе Салих Мөхетдиновка тимиләр.Ачыкланганча, ул батрак улы була, шуңа күрә аны эшләргә калдыралар. 1939 елда партия хезмәткәрен Ленинградка курсларга җибәрәләр. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул фронтка алына. Анда шул курслар аркасында сәяси бүлек буенча командир ярдәмчесе була. Бөтен сугышны уза, контузияләнә һәм яралана. 1946 елда, тәҗрибәле фронтовик һәм партия хезмәткәре буларак, аны партия райкомы секретаре итеп  Зур Тархан авылына (хәзер Тәтеш районы) җибәрәләр, аннары шул вазыйфада Куйбышев районына (хәзерге Спас районы) җибәрәләр. Аннары соңрак аны Теләче районына партия райкомы секретаре итеп күчерәләр. Ул эшләгән вакытта яхшы күрсәткечләре өчен район Кызыл Байраклы районга әйләнә. Шуның өчен Салих Мөхетдинов республикада беренчеләрдән булып “Победа” автомобиле ала.

Студент еллары

 Ләкин гаиләнең бәхетенә 1950 елда балта чабыла. Аның ярдәмчесенең әләге (донос)  буенча әтисен кулга алалар һәм ун елга утыртып куялар. Җәза срогын ул Казан төрмәсендә уза. Гаилә башлыгын кулга алганнан соң хатыны балалары белән Алексеевскига кире кайта. Биредә урта мәктәпне тәмамлагач, Дания Казан педагогия институтына география һәм биология укытучысы булырга укырга керә. Казанда укыганда әтисенең яраткан кызы яшеренеп кенә аның янына төрмәгә йөри. Ул аңа берничек тә булыша алмый. Ә менә әтисе, авыр хәлдә булуына да карамастан, үзенә дә җитәр-җитмәс бөтен акчасын (25 сум) кызына бирә. Төрмәдә ул ассенизатор булып эшли. Партия әгъзасы, бөтен сугышларны узган фронтовик, райкомның беренче секретаре иң түбән, җирәнгеч эштә эшләгәндә ниләр кичерүен аңларга була. Ул төрмәдә утыручылар арасында  үзенең статусы белән масаймый һәм теләсә нинди кара эшкә дә ризалаша. Шуның белән ул партия хезмәткәрләрен яратып бетермәгән криминал авторитетларны үзенә карата. Шуның өстенә бу эш  төрмә срогын киметә: бер елы ике ел өчен бара. Ә бу тизрәк үзенең гаиләсе белән булу мөмкинлеген бирә. Әтисенең ярдәме яшь студент кызга бик булыша, ул шунда ук үзе белән элемтәдә булган бөтен кешене: бүлмәдәшләрен, үзе белән бер катта яшәгән кызларны, группадашларын, югары уку йорты комсомолларын үзенә карата. Аны шунда ук группа  старостасы итеп билгелиләр, аннары тулай торакның үзе яши торган катында төп кешегә әйләнә. Ә инде икенче курста укыганда факультетның комсомол бүлеген җитәкли.

 Кыз алдында яхшы киләчәк ачыла. Ләкин боларның барысы да теләсә кайсы вакытта челпәрәмә килергә мөмкин була, чөнки ул курыкса да, тәвәккәлләп әтисеннән йөз чөерми, аның янына йөрүен дәвам иттерә.

  • Бөтен нәрсәне югалту куркынычы бар иде, – дип искә ала Дания Салих кызы. – Әгәр әтиемнең кем икәнен институтта белсәләр, мине аннан куып чыгарырлар иде. Ләкин, бәхеткә, институтта минем документларымда тирән казынмадылар: бәлки, белмәгәннәрдер, ә бәлки минем активлыгымны күреп,әтиемнең хөкемгә тартылган кеше икәнлегенә игътибар итмәгәннәрдер. Сталин үлгәннән соң әтине амнистия буенча төрмәдән чыгардылар һәм акладылар. Ул Алексеевск районына кайтты, анда “Лебедино” совхозыныңпартком секретаре булып эшли башлады. Аннары Балахчино колхозын җитәкләде. Ә соңрак аны Чистайга типография начальнигы итеп җибәрделәр, чөнки аның полиграфист белеме бар иде.
    Бу вакытка безнең героинябыз укуын тәмамлап, институтның комсомол комитетына керә. Аңа үз институтының ВЛКСМ бүлеген җитәкләргә тәкъдим итәләр. Шәһәрдә яхшы эштә калу – провинциядән килгән теләсә нинди кызның хыялы түгелмени? Ләкин Дания андыйлардан түгел. Ул бу тәкъдимне кире кага һәм нык торып республиканың теләсә кайсы, хәтта иң ерактагы районына да китәргә теләвен әйтә.
  • Студент, комсомол, спортчы һәм гүзәл кыз

 Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң Алексеевскига килгән героинябызны бары тик “Кавказская пленница” фильмыннан нәкъ менә шундый легендар эпитет белән генә характерларга мөмкин. Районга килү мизгелен дә шундый ук легендар “Весна на Заречной улице” фильмындагы сюжет белән чагыштырырга була. Дания бер чемодан тотып Биләр юл чатына килеп җиткәч, юлаучы транспортны  туктата.  Фильмдагы кебек үк, йөк машинасы шоферы туктый, ул аңа Урта Тигәнәлегә кадәр алып кайтырга тәкъдим итә. Шулай ук бераз шикләнеп, “Бездә озак тормассың, авыл тормышына күнегә алмассың”, – ди. Шунда фильм белән романтик параллель өзелә – кабинада урын булмаганлыктан, Дания йөк машинасы кузовында авылга кадәр кайта. Аңа мәктәптә кызганып һәм, әле бик яшь, авылда озак тоткарлана алмас, дип ышанмыйчарак карыйлар.  Һәм алар хаклы булып чыгалар: мәктәптә озак эшләми. Яшь активист кызны җирле партия райкомында бик тиз күреп алалар.
 
 Комсомол ячейкасы


Шул чакта, 1955 елда Урта Тигәнәле җидееллык мәктәбен урта мәктәп итеп үзгәртәләр, һәм яшь педагогка югары сыйныфларның  сыйныф җитәкчесе булуны тапшыралар. Анда төрле яшьтәге, Даниядән берничә яшькә олырак  укучылар була. Алар аңа  хөрмәт белән Дания апа дип эндәшәләр,  дәресләрдән соң өенә озата барганда аңа татар телен өйрәтәләр. Үзенең лидерлык сәләте нәтиҗәсендә  ул аларны туплый һәм җәмәгать эшчәнлегенә мавыктыра. Бергәләп алар волейбол мәйданчыгы ясыйлар. Монда аларга колхоз да булыша. Аннары авылда күпләр спортның бу төре белән шөгыльләнә башлый. Кыш җиткәч, чаңгы ярышлары оештырыла. Вакыт узу белән колхоз яшьләре дә тартыла. Колхоз рәисе, яшьләр тормышының җанланып китүен күргәч, аңа авылның комсомол оешмасын җитәкләргә тәкъдим итә. Дания Салих кызы бу вазыйфадан баш тарта, ләкин шушы яшьләр оешмасына актив төстә булыша башлый. Уртак тырышлык белән клуб ремонтлана. Анда мәдәни чаралар үткәрелә.

  • Ләкин безнең эшебез җыр һәм биюләр белән генә чикләнмәде, – ди Дания Дәүләтшина. –Без колхозларга да булыштык. Бервакыт бәрәңге алганда Кызылъяр авылының атаклы колхоз рәисе Николай Семенович Козин мине район башкарма комитеты җитәкчесе Николай Николаевич Голубевка күрсәтте. Ул минем белән аралашты, авыл тормышы турында сорашты, авылдагы комсомол тормышы белән кызыксынды. Мин аңа үз эшчәнлегем турында сөйләдем. Шуннан соң мине райкомга чакыртып алдылар. Мин анда оештыру бүлеге мөдире Чурбанов белән очраштым. Ул миңа район комсомол оешмасын җитәкләргә тәкъдим итте.
  • Мин мәктәптә үз эшемне яратам, балаларга ияләштем, колхоз яшьләре белән мәшгульмен. Шуңа күрә тәкъдимегезне кабул итә алмыйм. Уйлап та тормыйм! – үз урынында калырга карар иткән яшь комсомол кызның җавабы шундый була.

Мәктәп директоры аптырап кала, чөнки аның хезмәткәре, беренчедән, әйбәт эштән баш тарта һәм, икенчедән, райкомга каршы бара, ә бу ул заманнарда кеше ышанмаслык хәл була. Шуның өстенә, бу хакта белеп, Урта Тигәнәле яшьләре район җитәкчелегенә  үз җитәкчеләрен урынында калдыруларын сорап, хат язалар.

 Ләкин партия райкомы Данияне тынычлыкта калдырмый. Күпмедер вакыт узгач, аны яңадан райкомның икенче секретаре янына чакыралар:

  • Безнең тәкъдимебезне кабул итәргә теләмисең икән, дип ишеттек.Син бит партиягә керергә телисең. Ләкин синпартияне күрә алмассың. Шуңа күрә синең башка чараң юк – сине комсомол өлкә комитеты көтә. Синең кандидатураң расланды. Документларың белән Казанга бар, – ди.
    – Мин яңадан баш тарттым. Шуннан соң безберенче секретарь Федор Павлович Макаров янына киттек – дип искә ала Дания Салих кызы. – Ул озак сөйләшеп тормады, бик кырыс җитәкче иде. Ул миңа: “Документларыңны аласың да, өлкә комитетына барасың”, – диде. Менә шулай итеп мин Алексеевск районының комсомол оешмасы җитәкчесе булып киттем.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International