Алексеевск көрәшчеләренең алтын медальләре

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

Зәйдә булып узган  билбау көрәше буенча Россия чемпионатында Алексеевск спортчылары Татарстан копилкасына 3 – алтын, 1 – көмеш һәм 1  бронза алып килделәр. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Алексеевск районын Габдеҗәлил Сөләйманов, Тимур Латыйпов, Динар Җиһаншин, Илнар Закиров һәм Алексей Абрамов тәкъдим итте. Балаларның остазы  - тренер Бари Сөләйманов үзенең тәрбияләнүчеләренә көч биреп торды. Яңадан – пьедестал безнеке.

Габдеҗәлил Сөләйманов 62 килограммлы үлчәү авырлыгында беренче урынны алды. Шулай ук  пьедесталның югары баскычына үзенең үлчәү авырлыгында Тимур Латыйпов та күтәрелде. Динар Җиһаншинда – бронза. Классик стильдә Илнар Закиров иң яхшысы булды, ә Алексей Абрамов каты көрәштә  көмеш медаль яулады. Без командабызны шундый матур җиңүе белән котлыйбыз!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International