Балачакка инвенстиция

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

“Көнчыгыш” территориаль җәмәгать үзидарәсе территориясендә берьюлы өч балалар мәйданчыгы эшли.
 Моңа отылган грант акчасы аркасында ирешеп булды. Исегезгә төшерәбез, бу елның апрелендә районыбызның “Көнчыгыш” территориаль җәмәгать үзидарәсе җәмәгать үзидарәсе территорияләренең республика конкурсында беренче урынны алган иде. Аңа “Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль җәмәгать үзидарәсе-20018” дигән исем бирелде.
Әгәр территориаль җәмәгать үзидарәсенең башында Елена Степановна Макарихина кебек энергияле һәм булдыклы хатын-кыз тормаса, җиңү була алмас иде. Нәкъ менә аның инициативасы белән аңа ышанып тапшырылган территориядә бәйрәмнәр, шимбә өмәләре, очрашулар, концертлар һ.б.лар булды. Кыскасы, бистәдә яшәүче кешеләрне мәдәни-массакүләм чараларга тарту күренмичә калмады: төп приз – безнеке.
Грант акчасын төзекләндерүгә тотарга, дигән карар кабул ителде. “Завод” ишегаллары һәрвакыт төрле төстәге чәчәк түтәлләре, буялган коймалары, чиста, пөхтә ишегаллары белән аерылып торды. Ә менә балалар мәйданчыклары җиһазлары күптән искергән иде инде. Хәзер аңа алмашка куркынычсызлыкның барлык таләпләренә җавап бирә торган уен комплекслары килде – таучыклар, турниклар, таганнар куелды.
 Мәйданчыкны ачу тантанасында Елена Степановна бәйрәм кунакларына активлыклары өчен рәхмәт әйтте:
– Сездән башка бу бәйрәм була алмас та иде. Безнең “Көнчыгыш” территориаль җәмәгать үзидарәсе иң дус, иң актив үзидарә дип әйтсәм, ялгышмам, дип уйлыйм. Шуңа күрә без җиңә һәм республика грантын яулап ала алдык та инде. Отылган акчага берьюлы Гагарин, Космонавтлар һәм Набережная урамнарында өч балалар мәйданчыгы ясадык. Муниципалитет башлыгы Сергей Демидов йөзендә бөтен чаралар белән ярдәм иткәне өчен район хакимиятенә рәхмәт әйтәм. Киләчәктә дә үзебезнең территориаль җәмәгать үзидарәсе белән дус яшәрбез, бергәләп сөенербез, бергәләп проблемаларны хәл итәрбез, дип ышанам.
Яшь алексеевскилыларның ата-аналары да читтә калмадылар, алар Елена Макарихинага шундый кирәкле бүләк өчен рәхмәт сүзләре язылган Рәхмәт хаты тапшырдылар.
 Әлеге микрорайон кешеләре өчен сөенәсе һәм алексеевскилыларны шундый бүләккә сак карарга чакырасы гына кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International