Татарстан Республикасының җирләрдән файдалану һәм аларны саклау буенча Дәүләт инспекторлары ел башыннан бирле 6700 дән артык тикшерү үткәрделәр. Җир турындагы законнарны бозуның 6000 нән артык очрагы ачыкланды. Җир кишәрлекләрен рөхсәтсез алу, шулай ук җир кишәрлекләреннән Россия Федерациясе законнарында каралган хокуклары булмаган кешеләрнең файдалануы бозуларның төп өлеше булып тора. Җир турындагы законнарны бозучыларга 14 миллион сумнан күбрәк күләмдә административ штрафлар салынды.
Иң күп бозулар республиканың Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә, шулай ук Түбән Кама һәм Зәй районнарында ачыкланды.
Әгәр сез җир турындагы законнар өлкәсендә хокукларыгыз бозыла, дип саныйсыз икән, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенә (Казан, Авангард ур., 2 нче подъезд, тел. (843) 255-25-22)) мөрәҗәгать итә аласыз. Территориаль бүлекләр адреслары һәм телефоннары белән ведомствоның rosreestr.tatarstan.ru сайтында «Структура» - «Территориальныеотделы» бүлегендә таныша аласыз.
Матбугат хезмәте