«#ДоброВСело» Бөтенроссия акциясе 2018 елның 15 сентябреннән 1 ноябренә кадәр бара. Акциянең максаты –фельдшер-акушерлык пунктларының хәлен яхшырту аркасында муниципаль берәмлекләрдә тормыш дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук медицина хезмәтләре күрсәтүне яхшырту. 2018 елның 10 октябрендә район үзәгенең өлкән яшьтәге кешеләренә Казан шәһәренең “АМ Медика” медицина үзәгендә бушлай медицина хезмәте күрсәтелде. Алексеевск үзәк район хастаханәсе ярдәмендә алексеевскилылар кардиолог, уролог, невролог, дерматолог, кан тамырлары белгечләреннән бушлай медицина консультациясе алдылар. Акция дәвам итә – “АМ Медика” медицина үзәге Алексеевск районы кешеләрен тагын көтеп кала.