Бушлай юлламалар

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Мамадыш районы Берсут авылындагы “Надежда” балалар сәламәтләндерү лагерена балалар өчен 31 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр бушлай юлламалар бар.

Юлламалар җан башына керемнәре Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булган аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр, шулай ук социаль яктан куркыныч хәлдә яшәүче балигъ булмаганнар өчен җиде көнгә каралган.

Юлламалар өчен яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә Алексеевск бистәсе, Совет мәйданы, 2нче йортка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Элемтә өчен телефон: 2-47-41.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International