Исемең комсомол булса,
Аны үз эшләрең белән ныгыт!
Беренче бүлек
Быел кайчандыр иң күп санлы яшьләр оешмасы – комсомол төзелүенең 100 еллыгын билгеләп үтә. Советлар Союзы тарихында ВЛКСМ үзенең шактый зур эзен калдырды. Бу кадрларны әзерләү системасы, аннан тәҗрибәле, компетентлы җитәкчеләр һәм җаваплы хезмәткәрләр чыкты.
Аларның берсе – еракта калган алтмышынчы елларда җәмәгать эшләре белән шөгыльләнгән Анатолий Лоскутов. Аны күпләр “Кариб кризисы”нда катнашучы буларак белә. Анатолий Иванович бу оешмада Герман Боровиков белән бергәләп эшләүләре турындагы истәлекләре белән уртаклаша.
Кадрлар эзлибез
1958 елда Алексеевск урта мәктәбен тәмамлаганнан соң мин баштан электрчы өйрәнчеге булып эшкә кердем, аннары нормативлар тапшырып, III разряд алдым һәм сөт-консерв комбинатының төп производство цехына кизү торучы итеп билгеләндем. Эшләгәндә мин остазларым ярдәмендә электр двигательләрен чорнарга, магнит ярдәмендә эшләтеп җибәргечне ремонтларга өйрәндем, радиоаппаратура белән мавыгып киттем. ВЛКСМ әгъзасы буларак, җәмәгать тормышында актив катнаштым, комсомол комитеты әгъзасы булдым, анда заводның “Пищевик” стена газетасын чыгару өчен җавап бирдем. Эшли башлауга ук Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Мине заводта күреп алдылар һәм партиягә керергә тәкъдим иттеләр. Миңа рекомендацияләрне Әсхәт Харис улы Мортазин белән А.М.Столяров бирде. Дөрес, сөт комбинатының партия җыелышында мине, бик яшь әле, дип “чеметеп” алдылар, ләкин коммунистларның барысы да мине яклап тавыш бирде.
Нәкъ менә КПСС райкомының беренче секретаре булып Федор Павлович Макаров эшләгән чорда район тулысынча электрлаштырылды. Бу газ керткән һәм Алексеевск районының бөтен инфраструктурасын яңарткан Алексей Иванович Демидов эше белән чагыштырырлык иде.
Федор Павлович Макаров миннән тормышым, эшем турында сорашты һәм авыл хуҗалыгы институтының 3 нче курсында укуымны белгәч, бюро әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, әле хәзер дә хәтеремдә: “Нәрсә без кадрлар эзлибез, алар үзебездә дә бар икән бит ләбаса”, – дип әйтте. Ул комсомол райкомының беренче секретаре А.П.Гороховага мөрәҗәгать итеп, аңа ВЛКСМ райкомы пленумын җыярга һәм мине аның составына һәм райком бюросына алырга кушкан һәм иртәгә үк комсомол райкомына килсен, дигән.
Комсомолда
Баштан мин куркып калдым һәм сөт комбинатыннан чыкмыйча өч көн буена күренмәдем, ләкин мине завод директоры Н.Г. Ковалев үзенә чакыртып: “Сөт комбинатының йөзенә кызыллык китермә, эшкә бар , – диде. Шулай мин азат ителгән комсомол хезмәткәре булып киттем. Ул чакта комсомолда, Биләр төбәгеннән башка, 4000 нән артык кеше исәпләнә иде.
Комсомол райкомы бюросында азат ителгән беренче секретарь Р.П. Горохова (Лебяжьенең баш агрономы), мин икенче булдым. Бюро әгъзалары П.Д. Кочкин ( “Красный восток” совхозы управляющие), Виктор Кулев, Леонид Попов (“Левашево” совхозы комсоргы) һәм Боровкова (комсомол райкомының элеккеге секретаре, укытучы) иде.
Ул чакта азат ителгән хезмәткәрләр бездән башка инструктор Р.И.Гыйләҗев һәм гомуми сектор мөдире Г.М. Ломова, шулай ук азат ителгән ролендә “Уңыш” ДСУ рәисе А.П. Поповнин иде.
Беренче уңышлар һәм бүләкләр
Мин райком секретаре буларак, укучы яшьләр, кичке һәм читтән торып уку, шулай ук комсомол мәгарифен оештыру өчен җавап бирәм. Миңа Совет Армиясе сафларына алыначак яшьләр беркетелгән иде. Без алар белән эшләдек, комсомолга кабул иттек, районның кичке һәм читтән торып уку учреждениеләрендә укырга үгетләдек. Бу эштә Совет Армиясенең элеккеге старшинасы, үз эше белән мавыккан А.П. Поповнин зур роль уйнады. 1961 елгы чакырылыш йомгаклары буенча безнең район армиягә 100 процент комсомолларны (100 % җидееллык һәм урта белемле, шулай ук ГТО нормаларын тапшырган) чакырган өчен Татарстан хәрби комиссариатының һәм ВЛКСМ өлкә комитетының күчмә Кызыл Байрагына лаек булды. Минем комсомолдагы эшем районда хисап-сайлау комсомол җыелышлары үткәрү белән бәйләнгән иде. Минем зур эш тәҗрибәм юк иде, ләкин бу чараларны үткәргәндә күп нәрсәгә өйрәндем.
Район буйлап җәяү
Әле дә хәтеремдә, мин комсомол җыелышларын үткәрүне Федоровкадан башлап, Кыркүлдә тәмамлый идем, бөтен районны җәяү яки юлда очраган машинага утырып ай ярым вакыт эчендә йөреп чыга идем. Ул заманнар турында күңелдә нәрсәләр сакланып калган соң? Бу – яшьләрнең зур энтузиазмы, производствода зур роле, актив тормыш. Аларның күбесе соңрак җитәкчеләр (В. Громов, Г.Х. Миңнеханов, А.П. Велясов, А.Е. Левин) булдылар. Миңа комсомол мәгарифе һәм укучы яшьләр эшен анализларга туры килә иде. Мин берничә тапкыр Биләр районының Новый Мир интернат-мәктәбендә булдым. Без анда әйберләр һәм ашамлыклар илттек, мәктәпнең шефлары идек. Комсомолга куян асраучылык һәм кошчылык эше беркетелде. Мин Тельман исемендәге колхозга (Лебяжье) килдем, бу ферманың бригадирын эзләп таптым. Бина авария хәлендә иде. Аның эченә кергәч, мин анда бернинди куян күрмәдем, бары тик оялары гына бар иде. “Куяннары кайда соң?” – дип сорадым. “Алар урамда, ә кич белән аларга бөртек биргәч, алар бергә җыелып, бинада куналар”, – диде бригадир.
1962 елда без ВЛКСМның XIV съездына әзерләнә башладык, комсомол җыелышлары үткәрдек, аларда эш итү планын билгеләдек. Бу план шимбә өмәләрен, производство һәм җәмәгать тормышында актив катнашуны, комсомол сафларын арттыруны үз эченә алды. Съездга әзерләнү һәм аны үткәргән өчен бөтен җаваплылык минем өстә иде. Бүгенгедәй хәтеремдә, без территорияләрне җыештыру буенча шимбә һәм якшәмбе өмәләре үткәрдек, каен, тупыл һәм өрәңге агачлары утырттык. Бу вакыт эчендә комсомол сафларына 300 дән артык кеше кабул ителде.
Комсомол рулендә – Герман Боровиков
Съезддан соң ук, апрельдә райком пленумы булды, анда яңа секретарь итеп Герман Сергеевич Боровиков сайланды. Ул комсомол райкомы бюросының бөтен эшен кискен үзгәртте. Без кәгазь волокитасыннан, рапорт бирүләрдән котылдык. Моның өчен ВЛКСМ Үзәк Комитетыннан тәнкыйть тә булды. Ләкин Герман Сергеевич бюро һәм комсомол оешмаларының эшен нык торып конкретлаштырды.
Мин мәктәпләрдә яшьләрнең укуы һәм авылда тәртип урнаштыру өчен җавап бирә башладым. Бу вакытта Виктор Кулев белән дуслашып киттем. Ул Галимов җитәкли торган (соңыннан милиция начальнигы) сугышчан комсомол дружинасы эше өчен җавап бирде. Бу дружина урамнарда, завод клубларында, совхоз һәм район мәдәният йортларында тәртәп урнаштырды.
Безнең карамакта “Иж” мотоциклы һәм монгол аты-комсомолка бар иде, ләкин без аңарда йөрмәдек, бик мәшәкатьле иде. Мотоциклны мин Викторга бирдем. Ул аны ремонтлады, бензин салды һәм мине авыллар буйлап йөртте. Ул чакта комсомол туйлары үткәрелә башлады. Беренче туйны аның белән Мелетина Погребневага, тагын шундый ук туйны райпо ашханәсендә Рәшит Гыйләҗев белән Рәшидә Немаевага ясадык.
Социаль-мәдәни-көнкүреш
Берзаман Герман Сергеевич безне бергә җыеп, Ленин бакчасында бию мәйданчыгы төзү турында игълан итте. Ул вакытта яшьләр җәен таш һәм агач күпер янына җыелалар иде. Ул яңа объектны төзү вазыйфаларын бүлде. Миңа оешмалар һәм хуҗалыклар буйлап акча җыю эләкте. Ә Боровиков, Поповнин һәм Гыйләҗев конкрет эшкә керештеләр: саллардан агачлар аерып алдылар, аларны кисеп, Ленин бакчасына ташыдылар. Төзелеш шулай башланып китте. Түбәле 20 метрга 20 метрлы мәйданчык ярты ай эчендә ясалып та бетте. “Аннан файдаланган өчен кем җавап бирәчәк?” – дигән сорау озак торды. Мәдәният объектына хезмәт күрсәтү сөт комбинатыннан бертуган Галаниннарга тапшырылды. Ә соңыннан аларга мәдәният йорты хезмәткәрләре дә кушылды. Боларның барысы да бушлай эшләнде. Бу эштә Герман Сергеевичның булдыклылыгы күренде инде, ул аның киләчәк тормышында уңай чагылды.
Минем өчен күп тә үтми тормышымның башка сәхифәсе башланып китте: мин Совет Армиясе сафларына хезмәт итәргә киттем. Ә комсомолда эшләгән чагым һаман да йөрәгем түрендә саклана.