Традиция буенча көзге ярминкәләрдә шәһәр кешеләре арасында бәрәңгегә һәм башка яшелчәләргә сорау зур. Мәсәлән, узган ял көннәрендә алексеевскилылар үз продукцияләре белән Казанга киттеләр.
Башкала кунаклары Алексеевск районында үстерелгән продукцияне кышлыкка бик теләп сатып алалар. Войкино авыл җирлеге башлыгы Надежда Шабутдинова 100 килограммнан артык бәрәңге, 80 килограммга якын кабак һәм 10-15 килограмм чөгендер сатуларын әйтә.
– Алып килгәннәрнең барысын да саттык! – дип хәбәр итте ул. Шулай ук Җиңү проспекты янындагы базарда үз продукцияләрен шулай ук Родники, Тат.Майна, Урманасты Шунталысы, Ялкын, Левашево, Кыркүл һәм башка авыл җирлекләре дә тәкъдим итте.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре декабрь азакларына кадәр сузылачак.