Без укытучылар династияләре турында мәкаләләр сериясен бирүне дәвам иттерәбез. Алар турында безгә Сахаровка мәктәбе укучысы Вероника Биляева (тарих укытучысы И.М.). Бүген сүз Тюрихиннар – Былинцевлар династиясе турында.
Тюрихин Дмитрий Павлович Казан губернасының Чистай өязе, Кызылъяр волостенең Сахаровка авылында 1914 елның 2 февралендә туа. Авылда беренче комсомол, аннары коммунист була. Алексеевск авылында педагогия курсларын төгәлли һәм Кызыл Армия сафларында хезмәт иткәнче бер ел Алексеевск урта мәктәбендә укытучы булып эшли. Аннары армиягә алына, 1939 елның декабреннән 1941 елның июленә кадәр 36 нчы артиллерия полкында орудие командиры булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башланганда ул Белоруссиядә хезмәт итә торган була. Шулай итеп, гаиләсен һәм туган йортын күрмичә, ул фронт тормышының барлык кыенлыклары аша уза. Дмитрий Павлович әсирлеккә эләгеп, Германиягә куыла. Иптәше белән ике тапкыр качып китәләр. Язмыш саклый аны. Икенче тапкыр качканда 1944 елда Польша аша Белоруссиягә партизаннар отрядына килеп эләгә. Совет гаскәрләре һөҗүм иткәндә партизаннар отряды аның полкына кушыла, һәм ул 1944 елның сентябреннән яңадан артиллерия орудиесе командиры. 1945 елның 16 апрелендә Кенигсберг шәһәрен алганда күкрәк читлеге, биле һәм уң як боты күп санлы кыйпылчыклар белән яралана. Хәрби хезмәте вакытында ике бүләк: Кызыл Йолдыз һәм III дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнә.
Сугыш тәмамланганнан соң Тюрихин Дмитрий Павлович Тельман совхозында эшли, аннары 15 ел Кыр Шунталысы урта мәктәбендә хәрби эш һәм хезмәт дәресләрен алып бара. Балалар Дмитрий Павловичны бик яраталар, ул аларга сугыш турында еш сөйли,“Аҗаган” уеннары оештыра, балаларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияли, алар өчен остаз һәм укытучы була. 1975 елда 61 яшендә үлә.
Кызы
Дмитрий Павловичның ике кызы, аларның берсе аның эзеннән китеп, укытучы булды. Кече кызы Былинцева (Тюрихина) Анна Дмитриевна 1952 елның 18 маенда ТАССРның Алексеевск районы, Сахаровка авылында туа. 1963 елда Сахаровка башлангыч мәктәбенең дүрт сыйныфын, ә 1969 елда Кыр Шунталысы урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфын тәмамлый. Шул ук елда Казан дәүләт педагогия институты физика-математика факультетының математика бүлегенә укырга керә. 1973 елда аны уңышлы тәмамлаганнан соң юллама белән Алексеевск урта мәктәбенә математика укытучысы итеп җибәрелә. Кияүгә чыкканнан соң ире белән Әлмәт шәһәренә китә һәм анда 18 ел 11 нче Әлмәт урта мәктәбендә эшли. Бу мәктәптә Анна Дмитриевна дәресләр генә түгел, ә бәлки сыйныфтан тыш актив җәмәгать эшләре дә алып бара, шәһәр олимпиадалары җиңүчеләрен әзерли. Шуның өчен “Укытучы-методист” категориясе, аннары “РФ халык мәгарифе отличнигы” исемен ала. 1993 елда Анна Дмитриевна гаиләсе белән туган авылына кайта һәм Кыр Шунталысы урта мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары һәм математика укытучысы булып эшли башлый. 1998 елда һөнәри осталык конкурсында призер була. Математика атналыклары кызык уза. Шуларның берсе барышында укучылар Анна Дмитриевнаның режиссерлык итүендә тасмага математик тапшыру төшерәләр. Анна Дмитриевна һәр укучысы өчен бөтен йөрәге белән кайгыра, укучыларның өстәмә дәресләр үткәрергә соравын беркайчан да кире какмый. 2002 елда, Сахаровка урта мәктәбе төзелгәч, анда 2013 елга кадәр эшли.
Былинцева Анна Дмитриевна үзенә алмаш әзерләп калдыра: аның биш укучысы педагогик вуз тәмамлап, математика укытучысы булды. Элеккеге укучылары үз укытучыларын зур хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә алалар, аңа хатлар язалар. Ул хәзер лаеклы ялда. Бакчачылык, художество, декоратив-кулланма сәнгать белән мавыга. Ике улы бар, оныкларын үстерешергә булыша.
Былинцева Анна Дмитриевна 1978, 1984 елларда Әлмәт халык мәгарифе бүлегенең мактау грамоталары, 2001, 2007 елларда Алексеевск районы хакимимятенең Мактау грамоталары, 2007 елда Сахаровка авыл җирлеге башлыгының Макктау грамотасы, 2207, 2008 һәм 2012 елларда Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Оныгы
Анна Дмитриевнаның кече улы, Тюрихин Дмитрий Павловичның оныгы Былинцев Глеб Анатольевич 1979 елның 20 апрелендә Әлмәт шәһәрендә туа. Әти-әнисе белән Сахаровкага күчеп кайта һәм укуын Кыр Шунталысы урта мәктәбендә тәмамлый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң 1996 елда Казан дәүләт педагогия институтының математика һәм информатика факультетына укырга керә. 2001 елда өйләнеп җибәрә һәм Алексеевск районының Речное мәктәбендә эшли. Киләсе елда Сахаровка урта мәктәбенә физика һәм информатика укытучысы итеп күчерелә. Анда бүгенге көнгә кадәр хезмәт куя. Глеб Анатольевич - югары категорияле укытучысы, ике грант: “ИКТ өлкәсендә иң яхшы педагог”, “Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы” грантларына ия. Ул мәктәптә “Принцип Гюйгенса” исемле Татарстан Республикасы электрон белем бирү мәктәбендә дистанцион курс оештыра. Өстәмә белем бирүдә актив эшли, “Робот техникасы” түгәрәген алып бара. Аның укучылары ел саен төрле конкурсларда, федераль һәм республика фестивальләрендә җиңүчеләр һәм призерлар булып торалар. Аның укучылары шулай ук дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарын уңышлы тапшыралар һәм физика буенча югары уку йортларына керәләр. Глеб Анатольевичның хатыны Нина Михайловна – тәрбия эше буенча директор урынбасары, биология һәм химия укытучысы. Өч уллары бар. Улларында хезмәт сөючәнлек һәм белемгә омтылыш тәрбиялиләр.
Оныгының кызы
Дмитрий Павловичның оныгының кызы Былинцева Дарья Дмитриевна (Анна Дмитриевнаның олы улының кызы) 1996 елның 17 февралендә Алексеевск бистәсендә туа. 2013 елда Сахаровка урта мәктәбен тәмамлый һәм КФУ, юрфак, педагогик белем бирү бүлегенә (“Хокук һәм инглиз теле”) укырга керә. 2018 елда университетны бик яхшыга тәмамлый, Казанда эшли.
Тюрихин Дмитрий Павловичның балалары һәм оныклары аңардан һөнәргә тугрылык, намуслылык, хезмәт сөючәнлек, эшкә һәм теләсә нинди тормыш хәлләренә иҗади якын килү кебек сыйфатларын үзләренә алганнар.