Талантлы педагог

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

 Тормышта һәркемнең үз максаты, үз бурычы бар. Ольга Данееваның язмышы дистә еллар дәвамында балаларны укыту һәм тәрбияләү белән бәйләнгән. Бүген, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә 30 ел эшләве алдыннан, балалар бакчасы  хезмәткәрләре аның турында болай диләр:

– Ольга Юрьевна – талантлы педагог. Ул эшкә бик сәләтле гаҗәеп кеше. Үз  эшенең профессионалы. Бөтен  физик һәм иҗат көчен ул балаларга бирә.  30 ел педагог булып эшләү дәверендә Ольга Юрьевна ничә буын игелекле, талантлы, иң яхшы балалар тәрбияләп үстерде. Ул коллективыбыз проблемаларын һәм кыенлыкларын аңлый. Без аны педагоглык стажы юбилее белән котлыйбыз. Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге уңышларыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International